Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туган якта очрашу

Мобилизацияләнүче якташларыбызның икенче төркеме махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты.

 

Хәрбиләрне район башлыгы Рәгать Хөсәенов үзендә кабул итте. Сөйләшү нәтиҗәле узды һәм хәрбиләр өчен мөһим булган сорауларны хәл итүдә ярдәм итте, аларның теләкләре контрольгә алынды һәм алга таба теләкләр үтәләчәк. “Без Лениногорск хәрбиләре белән горурланабыз. Хәрби хезмәт, шәхси сорауларны да карадык. Гаиләләргә адреслы ярдәм дә күрсәтеләчәк”, - ди Рәгать Хөсәенов.

Район башлыгы ярдәм күрсәткән һәм гуманитар йөкләр җибәрүдә катнашкан барлык лениногорскилыларга рәхмәт белдерде.

Хәрби ир-егетләр үзләре дә гуманитар ярдәм өчен рәхмәтле. “Ярдәм өчен зур рәхмәт, гуманитар ярдәм Лениногорскидан килеп тора, кием, әйберләр, барысы да бар. Мәктәп укучыларыннан бик күп җылы эчтәлекле хатлар килә”,  - ди алар.

Хәрбиләрнең берсе – Михаил исемлесе мотоукчы взвод командиры. Мобилизацияләнгәнче нефтьче булып эшләгән. “Нефть һәм газ табу буенча оператор вазифасын башкардым. Минем эш урыным саклана. Мобилизацияләнгәннәр белән хезмәт килешүен өзмиләр, вакытлыча туктатып торалар. Шулай булса да, стаж бара, ә димәк, бу киләчәк пенсиягә дә уңай тәэсир итә. Ирекле подразделениеләрдә хезмәт итүчеләрнең хезмәт срогы пенсиянең иминият стажына кертеләчәк”, - дип сөйләде ул.

Хәрбиләр әйтүенчә, махсус хәрби операция төрле милләтләрне бергә берләштерде. “Минем взводта 12 лениногорскилы, шулай ук Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән бар, без хәзер бергә туганнар кебек”, - ди кече сержант Раил. Хәрби операция башлангач, ул үзе хәрби комиссариатка барып, мобилизацияләнүчеләр исемлегенә кертүләрен сорый. Раилнең ике баласы, хатыны кечкенә бала белән декрет ялында.

Узган атнада Шөгердә В. Чкалов исемендәге мәктәптә шулай ук мобилизацияләнгән, ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу үтте. Айрат белән Батыр шушы мәктәптә укып чыкканнар, алар өчен борчылып торган укытучылары белән күрештеләр, өлкән сыйныф укучылары белән сөйләштеләр.

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында, җомга санында  укырсыз

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев