“Туганлык һәм хәтер җебе беркайчан да өзелмәсен”
Ялтау авылында яшәгән, бүгенге көндә кызы янында Ульяновскида торучы Хаҗия апа бөтен нәрсәне хәтерендә саклый һәм сабыр итеп яшәргә куша.
Хаҗия апа үзенең 85 еллык гомере турында сөйләгәндә, бернинди уфтану, хәтта зарлану сүзләре дә чыгармады, читтән карап торган, белмәгән кешегә аның тормышы гел тип-тигез, бернинди киртәләрсез баргандай тоелырга да мөмкин.
Әмма аның һәрбер баласы, оныгының туган көннәрен бутамыйча, тормышында булган вакыйгаларның төгәл көнен әйтеп сөйләвеннән бөтен нәрсәне йөрәк түренә сеңдереп яшәвен аңлыйсың.
Кызганыч, бүгенге көндә аңа ике газиз баласының бу якты дөньяны калдырып киткән көннәрен дә хәтерендә сакларга туры килә: “Бөтен нәрсә бер Ходай кулында, бер генә минут артыгы да, киме дә булмас. Балаларымның гомере шулай иртә өзелүгә йөрәгем әрнесә дә, шулай дип кабул иттем. Улым хәрби операциядә һәлак булды, тыныч тормышта калган булса да, язмыш барыбер үзенекен иткән булыр иде, - ди Хаҗия апа, тирән кайгысын күрсәтмәскә тырышып. – Бүгенге көндә мин кызым, оныкларым һәм оныкчыкларым барлыгына куанып, аларның тормышы белән яшим”.
Хаҗия Гарифуллина районыбызның Ялтау авылында гомер иткән, тумышы белән ул Мөэмин-Каратайдан. Әти-әнисе Гайшә һәм Харис Идрисовлар авылның киң күңелле, эшкә уңган кешеләре, балаларын нәкъ шушындый итеп тәрбияләгән. Харис ага Бөек Ватан сугышын башыннан азагына кадәр кичеп, фронттан астма белән чирләп кайткан. Әниләре Гайшә авылдагы башка хатын-кызлар белән бергә урман эшендә эшләгән.
Хаҗия һәм Минсәгыйть Гарифулиннар өч бала тәрбияләп үстергән, аларны укытып, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткән.
“Икебез дә гел эштә булдык, балалар моны күреп, үсә төшкәч, булышып, менә шушы тормыш үрнәгендә үстеләр. Аларны аерым утыртып, әңгәмәләр корырга вакыт булмады, әмма балаларыбыз өчен йөзебез кызармады, бүгенге көндә кызым Шахсәнәм белән бергә торам. Икенче кышымны Ульяновскида чыгам инде, бик тә матур шәһәр, кызыма, оныкларыма да рәхмәтем зур”,- ди Хаҗия апа.
Хаҗия апаның улы Руслан һәм аның тормыш иптәше Әлфия өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларның иң кечесе Илмир өлешчә мөбилизация нигезендә хәрби операциягә алынгач, әти кеше үзенә урын таба алмый башлаган, улына кушылу һәм аның белән бер сафта булу уе үзеннән җибәрмәгән.
Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, хәрби операциягә киткән. Ул якыннары белән элемтәгә сирәк чыккан, элемтә бик озакка тукталып калгач, хатыны Әлфия түзеп тора алмыйча, хәрби комиссариатка киткән. Бераздан сугышчының гаиләсе аның һәлак булуы турында хәбәр алган.
“Ир-егет –ил күрке, Ватанга куркыныч янаганда аны яклап тагын кем чыксын, мин хәрби операциядәге оныгым өчен бик борчылам. Һәрбер ата-ананың баласы исән-имин булсын. Бүгенге көндә минем 9 оныгым, 8 оныкчыгым бар. Руслан улымның уллары да шалтыратып, хәлемне белешеп торалар. Җәй көне авылыма – Ялтауга да кайтып торырмын дип өметләнәм, сабыр итеп яшәргә кирәк”,- ди Хаҗия апа.
Язманың кыскартылган варианты. Тулысы белән «Заман сулышы» газетында басылды.
фотолар: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев