Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Туганнар һәм ил хакына бирешмәдек дошманга

Тимәшнең бик дини-укымышлы кешесе, сугыш ветераны Хөҗҗәт Сарыймов вөҗданы кушканча яшәгән. Балалары-оныкларына да шуны амәнәт итеп калдырган.

Бер төркем яшь егетләрне 1941 нче елның җәй башында, Бөгелмә станциясеннән поездга утыртып ерак Донбасска, ул заманнарда бөтен илгә шаулаган ФЗУга озаталар.
Районыбызның Тимәш авылыннан фабрика-завод мәктәбенә укырга киткән егетләр, үзләренә кирәкле булган Сталино станциясенә 22 июньдә килеп төшкән.

Бу вакытта инде Донбасс фашист авиациясе тарафыннан тоташ бомбага тотыла торган булган. Шул ук көнне егетләрне көнчыгышка баручы эшелоннарның берсенә утыртып, кире өйләренә кайтарып җибәрәләр. Алар арасында 23 нче июньдә 18 яшен тутырган Хөҗҗәт Сарыймов та була.

1942 нче елның августында шушы ук Бөгелмә станциясеннән поезд  егетне көнбатышка – фронтка алып китә. Ул вакытта Сталинград янындагы сугышларда  Хөҗҗәтнең өлкән абыйсы хәбәрсез югалган була. Әти-әнисе үлгәннән соң иртә ятим калган һәм зур гаиләдә яшәгән егет өчен бу бик нык  кайгы була. Өстәвенә аның  авылдагы дуслары, сабакташлары да бер-бер артлы фронтка китеп тора.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, Хөҗҗәт ага үзенең тәүге мәртәбә сугыш кырына барып керү турында истәлекләрендә болай дигән булган: “Мин бер тамчы да куркусыз ут эченә барып кердем дип әйтә алмыйм. Ансыз булмады, билгеле. Әмма өметсезлеккә бирелү, паника дигән нәрсә юк иде. Чөнки мин яшь идем, янәшәмдә дә үзем сыман яшь егетләр. Без барысы да яхшы булыр дип ышанып, илебез, туганнарыбызны яклап,  язмышка таянып, дошманнарны тар-мар итү өчен көрәштек”.
Хөҗҗәт Сарыймов Ленинград фронтына барып эләгә. Яңа гына фронтка килгән яшь хәрбиләрне радистлар курсына укырга җибәрәләр.
“Берәр ай укыганнан соң, бер көнне шулай дәрестә утырабыз, Морзе әлифбасын үзләштерәбез. Шулчак тәрәзәдән безнең уку корпусы янына гына тезеп куелган яңа артиллерия коралларын күрдем. Шул вакытта ук, эх, менә шундый  корал белән фашистларга каршы сугышырга иде дип уйладым. Соңрак белгәнебезчә, бу инде сугышта дан казанган “катюша”лар булган”,- дип искә алган  ветеран үзенең хәтирәләрендә. Ә берничә көннән аларны укуларыннан алып артеллеристларга кушалар.

Менә нинди икән “катюша”лар
Радистлар курсында укыганда Хөҗҗәт Сарыймов Пермь егете Александр Коченовский һәм Смоленщинадан булган Геннадий Саморуков белән бик дуслаша. Алар бергәләшеп, үзләре тәрәзәдән күргән “катюша”лардан дошманны тар-мар итә башлый. Фронтовикның хәтерендә калганча, “катюша”лар Америкадан килгән “студебеккер” машиналарына урнаштырылган була. Әлеге автомобильләр сугыш вакытында гына түгел, сугыштан соң, илне торгызу эшләрендә дә зур ярдәм итә.
Хөҗҗәт Сарыймов һәм аның ике дусты “катюша”ларның махсус юнәлеш бирүче җайланмасына шартлаткычлар тутыручы булалар. Һәр хәрби артиллерия расчеты аның командиры, машина йөртүче, наводчик, шартлаткыч тутыручы (заряжающий)дан  торган. Бераздан Хөҗҗәтне наводчик итеп күчергәннәр. Дошманнарны һәм аның техникасын юк итү, аның төгәл итеп юнәлеш бирүенә бәйле булган. Билгеле булганча, Совет Кораллы Көчләре Ленинградны, 1941 елның июленнән 1944 елның августына кадәр немец-фашист гаскәрләреннән яклап көрәшкән. Бөек Ватан сугышы ветераны Хөҗҗәт Сарыймовның бик күп героик һәм фаҗигале истәлекләре бу шәһәр белән бәйле.

“Немецлар безнең каршылыкны җимерергә тырыштылар, һавадан да бомбага тоттылар, авыр артиллерия  дә өстебезгә  ут яудырды. Без зур югалтулар кичердек, бер көнне минем күз алдымда снаряд шартлаудан янәшәдә сугышкан иптәшләремнең берсе һәлак булды. Моны кичерү бик тә авыр булды, ләкин фашист безнең рухыбызны, җиңүгә булган ышанычыбызны вата-җимерә алмады. Без Ленинградны дошманга бирмәдек”,- дип сөйләгән утлар-сулар кичкән өлкән яшьтәге солдат.
1944 елның гыйнварында Ленинград блокададан азат ителгән. Ветеран үзе искә төшергәнчә, бу вакыйга хөрмәтенә дошманнарга буйсынмаган Ленинградта салютлар бирелгән. Әлеге көтеп алган, тантаналы мизгелләрдә   күпләр күз яшьләрен тыя алмаган.

Әмма өч дусны алда әле яңа сугышлар, яңа җиңүләр һәм югалтулар көтеп торган. Хөҗҗәт Сарыймов Таллин шәһәре өчен канкойгыч сугышларда катнашкан. 1944 елның сентябрендә Балтыйк флоты ярдәме белән Ленинград фронты катнашкан зур Таллин операциясе була. Шул вакытта полк зур югалтулар кичергән, шушы коточкыч көрәшләрдән соң исән калганнарны башкалага, инде башка полк формалаштыру өчен җибәргәннәр. Ветеран сүзләренчә, Мәскәүдә бер ай ярым булу бәйрәм кебек булган, бу вакытта инде монда шартлау авазлары ишетелмәгән, ә танылган Левитан радио аша яхшы хәбәрләр генә ишеттереп торган.

Ил агасының игелекле сүзе
Бөек Җиңү көне килгәнче Хөҗҗәт Сарыймов, аның  тугры дуслары Александр Коченовский һәм Геннадий Саморуков Украина, Венгрия, Чехословакиядә дә көрәшкәннәр. Ветеран сөйләвенчә, Будапешт шәһәре өчен аеруча каты сугышлар барган.  Шәһәрне Совет гаскәрләре өченче омтылыштан соң, 1945 нче елның февралендә  генә ала алган. Әмма аннан соң да, Балатон күле районында дошман тагын бер тапкыр  һөҗүмгә күчәргә омтылыш ясап караган, тик бу юлы инде бөтенләй тар-мар ителгән. Нәкъ шул көрәшләрдә аларның “катюша”лары турыдан-туры бомбага тотылган. Бер мизгел эчендә аларның командирлары, шофер, наводчик һәм атучылары барысы да һәлак булган.

Әйе, җиңү җиңел бирелмәгән, ул  совет сугышчыларының батырлыгы, үз-үзләрен аямыйча дошманга каршы торулары, гомерләрен дә кызганмыйча көрәшүләре бәрабәренә яулап алынган. Шушы  ут-ялкын эченнән ничек исән чыгу мөмкин булды сезгә дигән сорауга, Хөҗҗәт ага җавапны үзе дә белмәвен әйткән булган.  Бәлки аны туганнарының күз яшьләре, аның өчен кылган догалары, өметләнеп көтүләре саклап калгандыр.
Күптән көтелгән Җиңү көнен ул Чехословакиядә каршылаган. Сүзләр белән генә әйтеп бетергесез бик зур шатлык булган ул, җиңү сүзен ишеткән артиллеристлар барлык орудиелардан салют ясаган.
Туган авылы – Тимәшкә Хөҗҗәт Сарыймов демобилизациядән соң кырык җиденче елда кайта. Аның күкрәгендә «Батырлык өчен», «Ленинградны саклаган өчен», «Будапешт шәһәре өчен» медальләре, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены балкып тора.

Ромашкинода нефть ятмалары тбылганнан соң, ул күп кенә авылдашлары үрнәгендә, нефть суырту станциясенә урнаша. Ромашкино район нефть үткәргеч идарәсендә 1983 елда пенсиягә чыкканчы слесарь-ремонтчы булып эшли. Хезмәт урынында һәрвакыт яхшы исәптә була, аның хәрби бүләкләренә хезмәт бүләкләре – өченче дәрәҗә Хезмәт Даны һәм Почет билгесе ордены да өстәлә. Гомумән алганда, ул шул идарәдә ярты гасырга якын эшли. Намуслы, тырыш хезмәткәр, курку белмәс фронтовик, бүләкләр яки орден-медальләр турында хыялланып эшләмәгән, аңа башкача эшләргә вөҗданы рөхсәт итмәгән. Хөҗҗәт ага 2020 нче елда 97 яшендә вафат булган. Олы хөрмәткә ия булган ил агасы, авылдашлары, башка бик күп таныш-белешләренең күңелендә якты эз калдырган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев