Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Туплар тынган чакта яздык җиңү җыры

Бөек Ватан сугышын башыннан-азагына кадәр үткән фронтовик Тәлгать Ситдыйковның куенында һәрвакыт шигырь –истәлекләр язу өчен кәгазь-каләм йөргән.

Безнең илдә сугыш афәте кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр ул. Үз ветераннары турында хәтирәләр, аларның тормыш юлы, гомумән, гаилә шәҗәрәләре өстендә өчен тырышучы шәһәрдәшләребез, райондашларыбыз бар. Районыбызның Үрнәк авылында гомер итүче Роза ханым Галимова менә шул буыннар бәйләнеше сагында торучы кешеләрнең берсе. Аның истәлек язмаларында яраткан әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать Зәки улы Ситдыйковка аерым урын бирелгән.
"Үз нәселеңне, аның үткәне, әби-бабаларыбызны онытырга ярамый. Аларны хәтердә ныгыту, киләчәк буыннарга истәлекләр калдыру бик мөһим. Мин үз гаиләбез тарихы турында язарга кирәк дигән карарга килеп, шул  катлаулы, четерекле эшкә керештем. Нәсел, гаилә, аларның нәрсә белән шөгыльләнүе, уңышлары, алар өлешенә төшкән авыр язмыш, ачы хәсрәт, барысы турында да язарга тырыштым. Йортыбызда нәселебез тарихы саклансын, балалар-оныклар аны укый алсын, алар турында истәлекләр эзсез югалмасын дидем”,- дип сөйли Роза ханым.

Тәлгать Ситдыйков 1919 нчы елда Лениногорск районы Керкәле авылында туып-үсә. Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка китә һәм Мәскәү янындагы көчле сугышка эләгә. Фашист илбасарларын туган илебезнең йөрәге булган башкалабызга кертмәс өчен, алар тиңдәшсез батырлык белән көрәшәләр. Тәлгать Ситдыйковның бу ачы сугыш турында истәлекләре дә сакланган. Кечкенә чагыннан каләм тибрәтергә яраткан, күзенә чалынган бер матурлыкны шигырь юлларына төшерергә ашыккан егет туплар тынып торган арада куен дәфтәрен алып язарга ашыккан. Аның ай яктысын ут итеп, салкын окопта язган шигырьләрен балалары бүген дә иң кадерле истәлек итеп саклый.

Мәскәү яны сугышларында Тәлгать Ситдыйков беренче тапкыр яралана. Әмма иң зур теләге – туган илен фашистлардан азат итү булган кыю егет, яралары төзәлүгә янә фронтка ашыга. Мәскәү янындагы сугышлардан соң ул әле тагын берничә фронтта көрәшә.

Каршы алыр кеше дә калмаган

Бөек Җиңүне ул 1945 елның 9 маенда әтисе Мәскәүдә каршы ала, Җиңү Парадын күрә.  Ләкин өйләргә таралышырга иртәрәк була әле, аларны Кытайга Япон милитаристлары белән көрәшү өчен җибәрәләр.Тәлгать Ситдыйков һәм аның фронтташлары  Кытайның Харбин шәһәрендә дә Җиңү парадында катнаша.

“Әти безгә совет солдатлары колоннасы шәһәрнең тар урамыннан үткәндә, Америка репортерлары камерага төшереп алдылар. Сез ул язмаларны кайчан да булса бәлки күрерсез әле дип сөйли иде. Кызганыч, әле бүгенге көнгә кадәр без ул язманы күрә алмадык. Әтинең фронтта бик якын, Самат исемле дусты булган. Сугыштан соң без Самат абый, аның хатыны Майшикар апа белән Казанда аларның өйләрендә очраштык. Без – әтинең балалары башкалабыз Казанда югары уку йортларында белем алдык. Самат абый үз улына, әтиебез хөрмәтенә Тәлгать дип кушкан иде”,- дип искә ала Роза ханым.
1947 нче елда туган авылына кайтып төшкән фронтовик егет Тәлгатьне каршы алырлык беркеме дә булмый. Әнисе ул кайтканы вафат була, аны җирләгән кешеләр инде авылдан чит якларга күченеп китә. Шул сәбәпле Тәлгатькә  әнисенең каберен дә күрсәтерлек кеше табылмый.

Гомумән, аларның гаилә язмышы фаҗигале була. Авылда мулла булган әтиләре Зәкинең язмышы да ачы. Революция, гражданнар сугышы чорыннан соң еллар бик нык дәрәҗәдә тынычсыз, авыр вакытлар була.
“Бервакыт  Керкәледә өч кызылармияче һәлак була, моның нилектән, ничек килеп чыкканын тикшереп тормый, бернинди судсыз ун ир-атны атып үтерәләр. Тагын кырык кешене кулга алалар, алар арасында безнең бабай да була. Бөгелмә өязе суды аны фетнә күтәрүче дип игълан итә. Суд гаилә мөлкәтен тартып алырга, аларны барлык хокукларыннан мәхрүм итәргә карар итә. Зәки бабай тоткынлыкта үлә, әмма гаиләсенә үзен агулаулары турында хәбәр итәргә өлгереп кала”,- дип яза истәлекләрендә Роза Галимова.

“Мулла малае”
Зәки мулланың хатыны – Гашурә дүрт улы белән ялгыз кала. Олысына 16 яшь, кечесе – Тәлгатькә бер яшь тулып узган гына була әле. Гаилә ачлыктан интегә, ә әниләре кайгыдан коелган күз яшьләреннән сукырая. Олы абыйлары, фамилияләрендәге берничә хәрефне үзгәртеп, эшкә урнаша алалар, Тәлгатькә исә  «мулла малае» дигән исем ябышып кала.  Җиденче сыйныфтан соң Тәлгать Ситдыйков Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә, ләкин укуын дәвам итә алмый. Аны нәкъ менә шул –“мулла малае” дигән исем өчен тулай торак  һәм кайнар аштан мәхрүм итәләр. Әмма үсмер егет барыбыр белемгә тартыла, үзлегеннән укый.

“Әти үзенең  авылда беренче пионервожатый булуы, Казанда пионерлар слетында катнашуын сөйли иде. Шул слеттан алган тәэсирләре аның гомерлеккә хәтерендә кала. Бераздан белемле, тәртипле егетне Шөгер битум заводына хисапчы итеп чакыралар. Ул Керкәле-Шөгер арасын йөгереп кенә үтеп, эшләп йөри. Кемгә дә булса фатирга, яисә тулай торакка кереп тора алмый, чөнки өйдә авыру әнисе көтеп тора. Ә Шөгердә “Шөгер таңнары” газеты чыга башлагач, аны корреспондент итеп алалар. Бөек Ватан сугышы елларында ул газетның штаттан тыш хәбәрче булып кала. Газетта аның фронт хәбәрләре, шигырьләре, рәсемнәре басыла. Әти рәсем ясарга да бик оста иде. Кече сеңлебез, Иске Куакта туган Дилбәр аеруча әтинең күпкырлы талантын үзенә сеңдергән.”,- ди Роза ханым.
Сугыштан соң алар элеккеге сыйныфташлары Гаян белән очрашып, гаилә коралар. Тәлгать Гаянның бертуган энесе Хәмзә белән сугышка китәр алдыннан Казанда әзерлек курслары уза. Гаян аларның икесен бергә фронтка озатып кала. Гаилә корып яши башлагач, бер елдан соң уллары туа, аңа  Әсгать дип исем кушалар. Бала әти-әнисен шатландырып үсә, ләкин көтмәгәндә дифтерия белән чирли башлый. Кызганыч, баланы  ачы үлем тырнагыннан йолып кала алмыйлар.
“Бервакыт әнинең күз яшьләре белән, бер генә уч манный  ярмасы гына булса да дип әйткәнен хәтерлим”,- ди Роза Галимова.
Бераздан Ситдыйковлар Федотовка авылына күченеп мәктәптә эшли башлыйлар. Гаян ханым химия һәм биология укыта.  Булачак татар шагыйре Григорий Родионов – танылган Гәрәй Рәхимнең сыйныф җитәкчесе була. Шагыйрьнең туган якларына кайтып барганда, Шөгер аша узып барышлый башта укытучысы янына кереп хәл белешеп чыгуы, аннан соң гына юлын дәвам итүе турында  истәлекләр әле дә исән.
Тәлгать Ситдыйков башлангыч хәрби белем бирү укытучысы була. Бу авылда аларның 1950 нче елда кызлары Луиза, 1952 нче елда уллары Марсель, ә 1957 нче елда шушы истәлекләре язучы кызлары Роза туа.
Соңрак  Тәлгать Ситдыйков югары партия мәктәбен тәмамлый һәм партия йөкләмәсе буенча Иске Куак авылында «Ленин юлы» колхозын җитәкли. Авыл халкының истәлекләре буенча, әтисе авыл активы белән бергә, авылга су үткәрә. Моңа кадәр авыл халкы су алырга Шушма елгасына бара торган була. Бераздан колхоз бакчасы да барлыкка килә, ул хәзер “Питомник” буларак билгеле. Авылның һәрбер йортына электр үткәрелә.

“Без әтинең кичләрен гармунда, кайвакыт мандолинада уйнавын хәтерлибез. Ул кулына уен коралы алуга өйдә җылырак та, күңеллерәк тә була иде. Иске Куактан янә Шөгергә кайтып төпләнгәч, әти бимут заводында, аннары мәдәният йортында халык театры режиссеры булып эшләде. Ул эшләгән елларда  театр коллективы “Халык театры” исемен алды. Әти ясаган спектакль афишаларын, спектакльләр әзерләүне,  аның спектакль алдыннан ничек дулкынлануын әле дә хәтерлим. Әти чисталык һәм тәртип ярата иде. Мин аның ак төстәге киез итекләрен күз алдымда. Безнең бурычыбыз – аларны акбур белән агартып кую иде. Кунаклар килгәнгә өстәл әзерләргә ярата иде. Әни кичләрен Иске Шөгер авылындагы интернатта тәрбияче булып эшләде, без әти белән кала идек. Әти безне туганлык кадерен белергә, бер-беребезгә карата кайгыртучан булырга өйрәтте. Китап укырга яратуыбыз да аңардан, безнең гаиләдә китап иң яхшы бүләк булып санала иде. Әтием тормышта оптимист кеше, булганына шөкер итеп, барын кадерләп яшәде. Тыйнак, аз сүзле, намуслы иде”,- ди Роза Тәлгатовна.

Исламия Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев