Үбелмичә калган иреннәр
«Мин нәрсә сезгә, кызымны шулай мыскыл иттерергә үстердемме?» - дип, Әнфисәне кулыннан сөйрәп ишеккә тартты.
Аларның танышу тарихы болайрак булды. («Шәһри Чаллы»)
Беркөнне Әнфисәнең әнисе Сания яшелчә, җиләк-җимеш сатып алырга дип базарга китте. Тәмле әйбер күрсә, аның чама дигәнне оныта торган гадәте бар. Бу юлы да шулай булды. Сумкаларын үзе генә күтәрә дә алмаган әнә, әнисе артыннан тагын ике сумка күтәргән бер егет ишектән керде.
Керә-керешкә үк әнисе:
– Әнфисә, кызым, чәй куй. Менә бу мәрхәмәтле егет миңа бүген бик нык булышты, чәй эчертеп җибәрик әле үзен, – диде.
Әнфисә тиз генә чәй өстәле әзерләде. Егет бик күркәм күренде аның күзенә. Тегесе исә каушавыннан бер Әнфисәгә, бер аның әнисенә карап әле елмайды, әле җитдиләнде. Өстен салып чәй өстәленә килеп утыргач кына үзен иркен тота башлап:
– Минем исемем Ирек, – дип үзе белән таныштырды. Сүзләр авыр ялганса да, чәй бик тәмле булгангамы, аларның кәефе күтәренке иде. Әнисе Саниягә дә бу егет ошады ахры. «Кызым, менә, Ирек кебек егетләрне эләктерергә кирәк», – дип әйтеп салды. Ирек ирен чите белән генә елмаеп куйды.
Әнфисә егетнең күз карашыннан үзен ошатканын сизеп алган иде инде. Ул чәйдән соң аны үз бүлмәсенә чакырды. Аларның матур итеп сөйләшкәннәрен ишеткән Сания эчтән генә сөенә иде. Кызы буй җитеп килсә дә, нишләптер егетләр белән йөргәне дә, очрашканы да сизелми, шуңа әнисенең соңгы арада ныгытып эче поша башлаган иде. Егет бик озак тоткарланмады, аш бүлмәсендә кайнашкан Әнфисәнең әнисе белән саубуллашты да ишек төбенә килеп киенә башлады. Әнфисә:
– Тукта, мин дә һава сулап керәм, берочтан сине дә озатырмын дип подъездга чыкты.
Менә шулай сүзгә-сүз ялганып, аралары якынаеп киткәнне сизми дә калды яшьләр. Әмма Ирек бик кыюсыз иде. Инде менә очрашып йөри башлаганнарына да ярты ел вакыт узган, әмма аның кулы ялгышып та кызның биленә кагылмады, ә үбешү турында сүз дә юк…
Кайвакыт Ирек Әнфисә белән Сания апаның хәлен белергә кергәли иде. Шул чакта әнисе һәрвакыт: «Ирек, кайчан минем кызымны кияүгә аласың инде?» – дип, туп-туры сорый. Кызын да, Ирекне дә кыен хәлгә калдыра.
– Әти-әниеңнәр нинди кеше, кайда эшлиләр? – дип сорады ул бер кергәндә. Ирек читенсенеп кенә:
– Әни дә, әти дә урам җыештыручы, безгә авылдан килгәч фатирны шуңа тиз бирделәр. Бер кергәч, инде фатир да алгач, алар шушы эшне ташлый алмый, бик яратып эшлиләр, – диде ул. – Алар бит авыл кешесе, эштән куркып тормыйлар, – дип тә өстәде.
Сания апаның чырае бозылганын сизсә дә, кызы Әнфисә бер сүз дә әйтмәде. Әлбәттә, Ирек тә сизде Саниянең йөзен чытып куюын.
Әмма инде эш узган, Ирек белән Әнфисә чын-чынлап бер-берсенә ияләнеп беткән иделәр. Тиздән алар әти-әниләренә үзләренең башлы-күзле булырга теләүләре турында әйтте. Ирекнең әниләре бишкуллап риза булды. Әмма Сания апа кызын байрак егеткә кияүгә бирергә хыяллана иде. Артык кәттә холкы ризалык сүзен әйтергә ашыкмады. Әмма нишләсен, теләсә дә, теләмәсә дә ризалык бирде. Япа-ялгызы үстергән бердәнбер кызын аның бик тә бәхетле итәсе килде.
Ирек, күчтәнәчләр, гөлләмәләр тотып, әти-әнисе белән бергә кызның кулын сорарга килде. Кыз күкнең җиденче катында иде. Ниһаять, алар бергә булачак, кайнар иреннәр кавышыр көн дә җитәр икән дип хыялланды ул. Әти-әниләр алдан ук кыз ягында никах, егет ягында туй булачак дип сөйләшеп куйды. Кыз ягында мәчеттә берничә кешене чакырып никах мәҗлесе үткәрде Сания. Туйның бөтен чыгымын кияү күтәрсен, мин аңа кыз үстердем, бирнә әзерләдем дип сөйләнде ул үзалдына.
Менә туй көне җитте. Егет өенә килен төште, тәрәзәгә матур челтәр-кашагалар эленде. Әлеге минутларда бу дөньяда Ирек белән Әнфисәдән дә бәхетле кеше юк кебек иде. Бар да чаба-чаба өстәл әзерләде, менә кунаклар да килә башлады. Фатир кечкенә булганлыктан, килгән бер кунак түргә керә барды.
Инде кунаклар да хәйран җыелды, әмма кодагый буласы кеше генә күренмәде. Бу хәлгә Әнфисә дә, Ирек тә, кода-кодагыйлар да аптырашта калды. Инде менә туйны башлыйбыз дигәндә генә ишектән бизәнгән-төзәнгән Сания күренде. Түрдә аңа дип әзерләнгән урынга инде кунаклар кереп, тезелеп утырышкан иделәр, шунлыктан кодагыйга урын ишек төбендәрәк эләкте. Бөтен кунакларны кубарып кире утыртырга кыенсынды хуҗалар. Шулчак Сания яшелле-кызыллы булып бүртенде дә кинәт буыла-буыла кычкырырга тотынды.
– Мин нәрсә сезгә, кызымны шулай мыскыл иттерергә үстердемме?.. Әнфисә, әйдә, кайтабыз, җый бирнәләреңне, мин сине монда калдырмыйм.
Нинди хөрмәтсез кешеләр болар, юк, юк калдырмыйм дип, тәрәзгә эленгән челтәрләрне йолкый ук башлады. Бу хәлдән барлык килгән кунаклар да, кода-кодагыйлар да аптырашта калды. Кайберләре урын бирергә теләде, ә кайберәүләр мондый кеше белән туганлашканчы араңны өзүең мең алтын дигән сүзләр әйтеп, киенеп кайтырга ук кузгалды. Сания кешеләрнең чыгып китүеннән файдаланып тәрәзәгә элгән бөтен чаршау, пәрдәләрне җыеп, бер төенчек итеп төйнәде дә, Әнфисәне кулыннан сөйрәп ишеккә тартты. Әнфисә бу хәлгә гарьләнеп еларга ук тотынды. Ирекне, әйтерсең лә, яшен суккан, ул ни дип әйтергә дә белмичә бер читтә басып калды.
Туйның яме бетте, кунаклар таралышты. Сания пәрдәләрне дә, кызы Әнфисәне дә шул чүпрәкләр кебек эткәли-төрткәли таксига утыртып алып кайтып китте.
Менә шулай башланмаган килеш тәмамланды кызыл туй... Бер тапкыр да үбелмичә калды Әнфисәнең чия кебек кызыл, кайнар иреннәре...
***
Инде бу хәлләрдән соң күп еллар үтте. Әнфисә гомере буе бер матур төш күрә: ул ап-ак туй күлмәгеннән, өй тулы кунаклар. «Әче! Әче!» – дип кычкыралар. Иреге Әнфисәнең чиядәй кызыл, татлы иреннәреннән үбә дә үбә, үбә дә үбә... Тик иң бәхетле минутында ул уянып китә…
Рәзинә Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев