Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Уйлансак та, моңлансак та – гармун кулларыбызда

Зәй-Каратайда яшәүче Мөхәммәдиевлар җыр-моңны гомер юлдашы иткән гаилә

“Минем күңелемдә дә, телемдә дә һәрвакыт җыр булды. Бакчада эшләгәндә, өйдә төрле вак-төяк эш арасында, хәтта хезмәт урынымда да, эчемнән генә көйләп йөри идем. Җыр минем эшемне җиңеллек белән башкарырга, бөтен тырышлыгымны куеп эшләргә булышты. Бүгенге көндә дә гаиләбез белән, тормыш иптәшем генә түгел, балалар, кияү-килен, оныклар белән бергә җыелгач, безнең табын арты концерт программасына әйләнә”,- ди Әнфисә Мөхәммәдиева.

Районыбызның Зәй-Каратай авылында гомер итүче Әнфисә һәм Салих Мөхәммәдиевларны авылдашлары сәнгать җанлы, уңган-булган гаилә буларак беләләр. Ник дисәң, алар элек-электән, эштән бушаган бөтен вакытларын авылның мәдәни тормышына багышлаган. Клубта узган бәйрәм чараларында, авыл сабантуйларында, моңсыз кешеләрне дә, моңга салып,  сыздырып гармун тартучы Салих булса, аһәңле, затлы тавышы белән аңа кушылып җырлаучы Әнфисә булган.

Аралар да ерак булмаган
Мөхәммәдиевларның гаилә тарихы моннан 35 ел элек башланган. Аларның танышып, бергә гаилә корып җибәрүләренә дә әлеге дә-баягы шул моңлы гармун, җыр сәбәпче булган.

“Без икебез дә Зәй-Каратайда туып-үстек. Бер-беребездән ерак та яшәмәгәнбез, әмма якыннан танышу үзенчәлекле булды. Күрше егете Ринат башлы-күзле булырга ниятләп, туй ясады. Туйның гөрләп торуына, күршебезнең җилкәсенә гармунын асып килгән дусты Салих та бик зур өлеш кертте, билгеле. Миңа, гармун уйнаучы кешегә карап һәм гармун тавышына мөкиббән киткән кешегә, дулкынландыргыч булды бу. Гармунчыга гашыйк булмый калып булмады”,- ди, уенын-чынын бергә кушып, Әнфисә ханым.

Ә тормыш иптәше Салихның бу уңайдан үз истәлекләре һәм фикере бар. “Минем гармунымны күтәреп туй мәҗлесенә килеп керүгә бу матур кызга күзем төште. Юкса, авылда икебез дә Зәй-Каратайның Совет урамында яшибез. Элегрәк ничек күзгә чалынмаган диген. Шулай инде ул, элек-электән, күңел күзе булмаса, маңгай күзе ботак тишеге генә дигәннәр бит. Аны ничек тә булса үземә каратырга тырышып, өчләтә дәртләнебрәк уйнаганмындыр хәтта. Безгә бер-беребез белән очрашып, гаилә корып, бергә балалар үстерергә насыйп булган. Арабызда мәхәббәт булмаса, 35 ел бергә яши алмаган булыр идек”,- ди ул.
Әнфисә дә, Салих та гап-гади колхозчы гаиләсендә туып-үскән. Хәер, гап-гади дип әйтү бик дөрес тә булмас. Ике гаилә дә, башкалардан аермалы буларак, җырга-моңга, шигърияткә гашыйк гаилә булган. Салихның әти-әнисе Муллагали белән Миннебанат алты бала тәрбияләп үстергән. Аларның бер-бер артлы туган биш кызларыннан соң, алтынчы бала булып туган Салих.

“Минем бәхеткә туган ул шулай. Бүгенге көндә аның дүрт бертуган апасы бар. Берсе Башкортстанда яши, ике апасы Әлмәт районының Мактама бистәсендә гомер итәләр. Болары инде коеп куйган сәхнә осталары. Бүгенге көнгә кадәр, бер генә бәйрәм чарасыннан да читтә калмый, сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Андагы мәдәният йортының вокал төркеменә йөриләр.Үзебезнең Зәй-Каратайга кайткач та шулай”,- дип өстәп куя Әнфисә.

Гармун кулда булса, ару югала
Салих Мөхәммәдиев мәктәпне тәмамлагач, хәрби хезмәткә алынган. Ерак Көнчыгышта – Владивосток шәһәрендә хезмәт иткән. Әмма ничәмә мең километр ераклыкка китсә дә, туган ягы һәм туган халкының милли моңнарын йөрәк түрендә саклап йөрткән. Үз халкының мәдәнияте өчен күңелен биреп, янып торган егетне Зәй-Каратай авыл советы да, районның мәдәният бүлеге җитәкчеләре дә кулдан ычкындырырга теләмәгән. Сиксәненче елларда аны авыл клубына директор итеп билгеләп куйганнар.
“Безне, минем шикелле үк башка авыллардан җыелган кешеләрне, Казанга курсларга җибәрделәр. Без ул курсларны Әҗем мәчете бинасында үттек. Революциядә соң дин йортларын ябып бетергәннәр диярлек, Әҗем мәчете дә шул язмышны кичергән. Бүгенге кебек хәтеремдә,  матур манаралары да бар иде. Анда дини оешмалардан кала, төрле оешмалар эшләде. Мәчет 1989 нчы елда гына янә үзенең турыдан-туры вазыйфаларын башкара башлады. Безнең өчен, шунда укыган вакытта, мәчет буларак бетерелсә дә, барыбер изге йорт иде ул. Анда артык сүз сөйләүдән, үзебезне ничектер артык иркен тотулардан саклана идек”,- дип искә төшерә Салих Мөхәммәдиев.
Бер-бер артлы балалар тугач, билгеле, гаилә башлыгына башка эшкә күчәргә туры килгән. Салих Муллагалиевич 33 ел дәвамында “Лениногорскнефть” идарәсенең 5 нче нефть һәм газ чыгару цехында эшләгән. Әмма сәнгатьне, гармунны беркайчан да ташламаган.

“Эштән бик арып кайткан вакытларда, мин кулыма гармун алып, арыганымны шуның белән чыгара идем. Гармун беркайчан да кулдан төшмәде, үзем эшләгән хезмәт оешмасында үзешчән сәнгатьтә, авыл клубындагы чараларда үзем теләп, яратып катнаштым. Республика сәхнәсендә чыгыш ясап, лауреат исеме дә алганым бар”,-ди ул.
Әнфисә ханым мәктәптән соң Октябрьский шәһәрендә тегүче һөнәренә укыган. Анда берничә ел эшләгән, янә Зәй-Каратайга әйләнеп кайткан. Язмыш яшьләрне менә шулай очраштырган.

Әнфисә һәм Салих Мөхәммәдиевлар өч бала тәрбияләп үстергән. Аларның ике уллары, бер кызлары һәм инде, бүгенге көндә алты оныклары бар. Беренче уллары тугач, инсафлы бала булып үссен дип, аңа Инсаф дип кушканнар. Икенче улларына илһамлы бала булсын дип, Илһам дигән исем биргәннәр.
“Ә кызымны тапканда, күк йөзендә тулган ай иде, Айсылу дип куштык. Балаларыбыз да үзебез кебек җыр җанлы булып үсте. Алар мәктәптә укыганда, гаиләбез белән бергә сәнгать бәйгеләрендә катнаша идек. Берсе аеруча истә калган. Тимәшкә бардык, Инсаф улыбыз түбән сыйныфларда укый иде әле. Әтисе гармунда уйнады, бергәләшеп “Әгәр син булмасаң янымда” җырын башкардык. Беренче урынны безгә бирделәр. Улларыбыз да, кызыбыз да, хәзер дә бөтенебез бергә җыелгач, безгә кушылып җырлыйлар. Инсафның тормыш иптәше  Алия, Чирмешән ягыннан, өч балалары бар, Радэль, Ранель һәм Азиза. Улыбыз нефтьче-оператор булып эшли. Илһамыбыз да тормыш иптәше Нәзилә белән өч бала: Элина, Ислам һәм Илданны тәрбиялиләр. Әлмәттә яшиләр, улыбыз Әлмәт нефть институтын тәмамлады, инженер булып эшли.  Без бик бай әби белән бабай. Кызыбыз Айсылу да югары уку йортын тәмамлады, гаиләсе бар, тормыш иптәше Динар исемле”,- ди Әнфисә ханым.

Гаилә бергә җыелгач, зур концерт
Бүгенге көндә аларда нинди дә булса гаилә бәйрәме, туган көн, юбилей яисә туй булса, ул зур мәдәният-сәнгать чарасы сыман уза.
“Минем әниемнең бертуган абыйсы Нәҗип тә оста гармунчы. Ул Лениногорскида үзешчән сәнгатьтә катнаша, театрда да уйнаган кеше. Барыбыз бергә җыелышкач, Салих белән икесе-ике башта гармун уйный, без җырлыйбыз. Кода-кодагыйларыбыз да, безнең сыман җыр-моң җанлы кешеләр, алардан да уңдык”,- ди Әнфисә ханым.

Ә Салих Муллагалиевич гармунын беркайчан да үзеннән калдырмый. “Кая барсак та, машинама иң беренче гармун кереп утыра. Әнфисә белән икәү генә калганда да, гармун тартып-җырлап утырырга яратабыз. Яраткан җырларыбыз “Мәк чәчәге”, “Әткәем юкәләре”, “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан”ны җырлап туйганыбыз юк. Андый җырлар күп әле ул тагын”,- ди ул.
Әнфисә ханымның әбисе Минҗиян оныкларына бик матур итеп Тукай шигырьләрен сөйли торган булган. Бик олы яшенә җиткәч тә, клуб сәхнәләрендә, мәктәп бәйрәмнәрендә  сөйләгән ул Тукайны.  Туган телебезгә мәхәббәт, милли мәдәниятебезгә ихтирамлы караш, алар күңеленә сабый чактан, шул шигырьләр белән кереп калган. Әнфисә һәм Салих Муллагалиевлар шул мәхәббәт һәм ихтирам дәвамлы булсын, буыннан-буынга саклансын дип тырышалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев