Укучылар имтихан тапшыра
Бүген, 2 июньдә, Татарстанның 10 905 чыгарылыш сыйныф укучысы математика фәне буенча база дәрәҗә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра. Татарстанда бүгенге имтихан тапшыру өчен 75 пункт эшли. Имтиханның дәвамлылыгы - 3 сәгать. Исегезгә төшерәбез, 2015 елдан башлап математикадан имтихан ике өлешкә бүленә. Аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына база дәрәҗәдәге имтиханны...
Бүген, 2 июньдә, Татарстанның 10 905 чыгарылыш сыйныф укучысы математика фәне буенча база дәрәҗә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра.
Татарстанда бүгенге имтихан тапшыру өчен 75 пункт эшли. Имтиханның дәвамлылыгы - 3 сәгать. Исегезгә төшерәбез, 2015 елдан башлап математикадан имтихан ике өлешкә бүленә. Аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына база дәрәҗәдәге имтиханны тапшырып, 5 баллы мөмкинлектән кимендә 3 балл җыю да җитә. Шул балл математика кабул итү сынаулары рәтендә булмаган уку йортларына керү өчен дә җитә. Ә математикадан профиль дәрәҗәдә имтихан тапшыручылар өчен минималь балл - 27. Анысын быел 6 июньдә Татарстанда 11 502 укучы тапшырачак.
Уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев