Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучылар мордва халкы милләтенең гореф-гадәтләре, традицияләре белән танышты (+фотолар)

Лениногорскиның Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 7 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучыларын мордва халкының милли гореф-гадәтләре, традицияләре белән таныштырды.

Әлеге чара  "Халык китабы фестивале" гранты кысаларында үткәрелде.

Балалар мордва халкының барлыкка килү легендасын белде, мордва телендә шигырьләр ишетте һәм үзләре «гаилә» темасына сүзләр әйтергә тырышты. 

Аларның милли киемендә булган «пулай» элементы нәрсәне аңлата, яки аерым бер үзенчәлек белән бәйләнгән яулык турында белде.

Балалар зур гаҗәпләнү белән "панго" баш киемен карады. Ул бәйли торган җепләр белән чигелгән.

Мордва халкы агачтан әйберләр ясауга бик оста халык, диләр.  Китапханәдә үткәрелгән чарада агачтан ясалган уенчыклар да  тәкъдим ителде. Укучылар мордва халкының узоры төшерелгән пазл җыеп осталык күрсәтте. 

Чарада морда халкының «Балтай» бәйрәмен дә сәхнәләштерделәр. Балалар "аю"ны сайлады, аның тирәсендә хоровод биеде, аның белән «авыл буйлап» йөрде, сыйланды, биеде һәм уйнады. 

Мондый төр күңелле очрашуга ямь биреп «Эрзянка» ансамбле дә кунак булды. Алар фольклор җырлар жырлады, уеннар уйнатты.

Ансамбль җитәкчесе Мария  Шалина белән Мордва-Кармалка авылы китапханәчесе Елена  Макаровага балалар белән шундый күңелле очрашу үткәрергә ярдәм иткәннәре һәм тәмле милли ризыклар алып килгәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. 

Фото һәм мәгълүматны Гүзәл Янбатырова жибәрде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев