Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Улым бит ул минем...

Иртән будильник шалтырауга, Вәсиләләрнең бер бүлмәле фатирларында күз иярмәс ыгы-зыгы куба: берсе юыну бүлмәсенә чаба, икенчесе өч яшьлек Бәхтиярне уятып азаплана, аннары өчәүләшеп аш бүлмәсенә тыгылышалар. Ашык-пошык киенеп, көзге каршында бер-берсенә комачаулый-комачаулый таптанып, Булатның иске «десяткасы»на чыгып утырганчы бер сәгать чамасы вакыт китә. Бәхтиярне бакча капка төбендә «сакта» торучы тәрбияче кулына «ташлап», Вәсиләне юл уңаенда мәктәпкә кертеп калдырып, Булат машинасын ары – үзе эшли торган төзелеш оешмасына таба чаптыра.

Көннәр игезәк туганнар кебек бер-берсенә охшаш: узалар да китәләр, узалар да китәләр. Аңа карап, тормышларының әллә ни алга киткән җире юк. Өйләнешкәндә Вәсиләнекеләр «черновой вариант»тагы фатир бүләк иттеләр, калганын Булат карап бетерергә тиеш иде. Ул «калганы» бик акрын бара. Вәсилә күңелсезләнеп йөри башласа, Булат: «Яшәрлек бар бит инде, калганы да булыр, – дип юата. – Бөтенесе берьюлы эшләнеп бетсә, кызыгы калмас». Калыр иде әле, кеше шикелле диңгез буйларына йөри башларлар иде. Вәсилә үзе мәктәптә башлангычларны укыта, хезмәт хакы – песи төкереге, үз кирәгенә дә җитми. 
Әле болай ук көйсезләнгәне юк иде, инде онытыла төшкән классташы Артурны очраткач, күңеле айкала башлады. Классташ дигәч тә, аларның юллары иртә аерылды – Вәсилә сигезенчедә укыганда гаиләләре белән шәһәргә күченделәр, Артурны да авылдан иртә чыгып китте дип сөйләделәр. Ул әтисез үсте, укуы юньле түгел иде, мәктәпне дә бетерә алмаган. Тегенди-мондый эшкә дә кулы ятмады, иптәшләре гел көлә иде мескеннән. Вәсилә – нечкә күңелле: гел чәчрәп чыгып, якларга тотына иде. Менә шул Артур хәзер танымаслык булып үзгәргән, шаккатарсың. Яшь кенә булса да, зур урында эшли икән. Өсте-башы коеп куйган, машинасы да ничә миллионлыктыр. Зиннәтле ресторанга алып кереп сыйлады. Вәсилә бөтенләй онытылып китте, Бәхтиярне алып кайтырга чак өлгерде.
Шуннан... Шуннан башланды инде. Артур бер көнне Вәсиләне үзенең фатирына алып килде. Тамаша-а-а... Хан сарае диярсең... Ничек кемдер булдыра, кемдер юк соң ул? Монысын кычкырып ук әйтте, ахры. Артур бөтен өй эчен гөрләтеп көлеп җибәрде.
 – Менә син нәрсә дип ябышып ятасың ул иреңә? Фатирың үзеңнеке, балаң үзеңнеке. Шундый чибәр хатынын кешечә яшәтә белмәгәч!..
Ничек ябышмасын... ярата ул Булатны! Алай дисәң... ярату гомерлеккә түгел диләр бит...
–  Мин булсам, мәңге дә эшләтеп йөрмәс идем сине. Ышанасыңмы? 
Ышанмыйча... Шулай да өйдә ятып нәрсә эшләр иде икән соң ул? Артурның аш пешерүчеләре дә, өй җыештыручылары да бар...
 – Улың белән күбрәк булыр идең... Спа-салоннарга йөрер идең... Ә кичкене мин ресторанда ашарга яратам...
Артур аның уйларын укып бара диярсең. Вәсилә тәмам эреде. Дөрес әйтә Артур. Булат аңа да, Бәхтияргә дә юньле тормыш күрсәтә алмаячак. «Балаңны үземнеке кебек тәрбияләрмен, – дип ышандыра Артур. –  Ә фатирыңны сатарга булышам, акчасын «кара көннәргә» җыеп куярсың...»
Шулай икеле-микеле йөргән көннәре иде, «бер баш яхшы, ике баш яхшырак» дигәндәй, бер буш вакыт арасында Наилә белән киңәшеп аласы итте. Йөрешә торган бердәнбер сабакташы ул, авылдан киткәч тә ничектер элемтәләре сакланып калды. Юкса Вәсилә үзе авылының кайсы якта икәнен дә онытты инде.
Наилә аны шаккатып тыңлады. «Ә» дә, «җә» дә димәде. Соңыннан:
 – Әйдә, җыен, бу ялда авылга кайтып киләбез, – диде. Вәсилә: «Нәрсә калган анда миңа», – димәкче иде, нишләптер ризалашырга булды.
...Инде онытыла төшкән таныш сукмаклар. Су буендагы өянкеләр сузылган, картайган... Урамнарны бөтенләй танырлык түгел – икешәр катлы йортлар үсеп чыккан. Шулар арасында ян-якка авышкан, җиргә сеңеп бара торган иске агач өй утыра. Наилә аны нәкъ менә шул өй каршына алып килде.
 – Таныйсыңмы? Артурыңның әнисе яши торган йорт...
Вәсилә аңа аптырап карады.
 – Нәрсә-ә? Авылда беркемем юк, әни дә күптән үлде, диде бит ул...
 – Аның өчен үлгән, әйе. Ялгызы азапланып үстергән, ә бу бәндә тормышларының бөтен авырлыгын әнисеннән күргән. Әтисезлегендә аны гаепләгән. Кул да күтәргәләгән дип сөйлиләр. Ташлап чыгып киткәннән соң бер тапкыр да кайтып күренмәгән. 
 Галимә апа баскыч төбенә чыгып баскан иде, бик тырышса да, танымады. Шулай да өйгә дәште. Бөтен җирдә чисталык, тәртип булса да, искелек исе аңкып тора.
Кызлар күчтәнәчләрен өстәлгә өеп куйгач, ананың күзләре яшьләнде.
 – Артур...дан түгелдер бит? Берәрегез аның хатыны мәллә?
Тегесен-монысын сөйләшеп утырган булдылар. Аннары Галимә апа кисәк кенә  Вәсиләгә борылды:
 – Кач син аннан, кызым, кач... Син беренчесе дә, соңгысы да түгел. Андый бала түгел иде дә, әллә нинди җен кереп утырды аның эченә...
Китәр алдыннан Вәсилә Артурның стенага – Галимә апа йоклый торган караватның баш очына кадакланган фотосы янына килде.
 – Шулай булгач... нигә дип элдегез соң аның рәсемен бирегә?
Ананың күзләре зур булып ачылды. Вәсиләгә аптырап карады. Җыерчыкланып беткән кытыршы кулы белән фотоны сыйпады.
 – Улым бит ул минем... Бәгырь җимешем... 
Калганын урамга чыккач Наилә сөйләп бетерде. Бернинди дә зур урында эшләми Артур, беркатлы хатыннарны үзенең ятьмәсенә эләктереп, йорт-җирләрен саттырып, акчаларын үзләштерә, законлаштыра да, үзләрен урамга куып чыгара. «Син аның чираттагы корбаны», – дип, ахирәте аңа жәлләп карады.
Юк, юк, бернинди дә корбан түгел ул. Аның өчен өзелеп торган Булаты, йөрәк җимеше – Бәхтияре бар. Яратып эшли торган эше, сагынып кайта торган йорты бар. Хет алтынга коенып басып торсын – бернинди Артурга да алыштырачак түгел ул аларны...

http://www.syuyumbike.ru/news/proza/ulym-bit-ul-minem

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев