Уразаны нәрсә боза? Уразага бәйле сорауларга җаваплар
Кемнәр ураза тотарга тиеш? Бу гамәл дөрес булсын өчен аны ничек үтәргә?
Бу һәм башка кызыксындырган сорауларга «Рәхмәтулла» мәчетеннән Рөстәм хәзрәт Ясәвиев җавап бирде.
– Ураза тоту кемгә мәҗбүри, ә кемнәр аннан азат?
– Ураза тоту мүкәлләф кешегә (ягъни мөселман, балигъ, үз акылындагы булган, сәламәт) мәҗбүри. «Аллаһы Тәгалә сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми», – диелә Коръәндә. Авырган кешегә, мосафир булганнарга ураза мәҗбүри гамәл түгел. Сырхаудан терелгәч, сәфәрдән кайткач, уразаны дәвам иттерәләр. Йөкле хатыннар да, бала имезүче хатыннар да ураза тотмаска мөмкин. Хәлсез әби-бабайларга да ураза фарыз түгел.
– Ач торуга кайтып калмасын өчен, ураза нинди булырга тиеш?
– Уразага кергәндә ният кирәк. Ният булмаса, ураза дөрес булмый. Ябыгыр өчен, туклануын үзгәртү өчен, яшәрү өчен генә тотылган ураза дөрес ураза түгел. Рамазан аенда без телләрне гайбәттән, яман сүздән, ызгыш-талаштан сакларга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем дә кем сине бәхәскә чакыра икән, мин уразада, дип әйт», – ди. Ягъни бәхәсләшеп, ызгышып йөрсәң, уразаңа кимчелек килә.
– Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?
– Сәхәрсез ураза тотып була, билгеле. Әмма моны мәкрүһ гамәл (хәерле түгел) дип аңларга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Башка халыклар белән безнең ураза арасында сәхәр», – диде. Ягъни сәхәр вакытында туклану безне аерып тора. Аллаһы Тәгалә сәхәр вакытында ашаучыларның дәрәҗәсен дә күтәрә.
– Кешедән: «Ураза тотасыңмы?» – дип сорарга ярыймы?
– Мөселман илләрендә гадәттә болай сорашу кабул ителмәгән. Безнең халык кына инде, бергә җыелган чакта, бөтен кешедән шул хакта сорашып чыгарга мөмкин. Кемдер авырып китәргә мөмкин, кемнеңдер ураза тотарга ярамаган көне булырга мөмкин… Боларны тикшерү күркәм күренеш түгел. Аллаһы Тәгалә яшергән серне белергә тырышудан файда юк.
– Балалар ничә яшьтән ураза тота ала?
– Балигълык билгеләре күренә башлагач та ураза тоту – фарыз. Кыз балаларга – 9, ир балалар 12 яшьтән булырга мөмкин. Балигълык билгеләре күренмәсә, безнең мәзһәб белән 15 яшьтән барлык балалар да ураза тотарга тиешле.
– Үзен саулыгы ягыннан бик үк яхшы хис итмәгән кеше белә торып ураза тотса, аңа гөнаһ буламы?
– Әйе. Авыруың көчәячәген белә торып, ураза тоту хәерле гамәл түгел. Ураза тотканда хәлсезләнәсең икән, бу – ярамаган эш. Бу очракта фидия бирү күпкә хәерлерәк. Аллаһы Тәгалә адәм баласының көчәнә-көчәнә, егыла-егыла, урын өстендә ятып ураза тотуын теләми.
– Уразада үбешергә ярыймы?
– Ураза вакытында ир хатынын үбә ала. Әмма бу үбү белән үбешү арасында аерма бар.
– Ураза ниятен татар телендә әйтергә ярыймы?
– Калеб белән ниятләргә кирәк. Тел белән татарча әйтсәк тә ярый.
– Рамазан ае башлангач, аның башында өч көн, уртасында өч көн һәм ахырда өч көн тотсаң, тулы бер ай ураза тоткан кебек була, диләр. Бу дөресме?
– Рамазан аенда кылган игелекләр белән гөнаһлар яндырыла, дибез. Рамазан уразасы – 1 ай. Алда өч көн, уртада өч, азакта өч дип кенә котылып булмый. Безнең халык җиңелгә күнеккән. Бик тиз генә булсын. Хаҗ кылмыйча, зәкят түләмичә, ураза тотмыйча, намаз укымыйча гына җәннәткә керәсе килә. Гомер буе бозыклык кыл, зинада бул, аракы эч тә, бер-ике дога укып кына, оҗмахка ирешермен, дип уйлаучылар күп, кызганыч. Уразаны без башыннан азагына кадәр тотарга тиеш. Авыр гамәл түгел ул. Адәм баласы рамазан аенда сабырлыкка өйрәнә, ачларның хәлен аңлый.
– Ураза тотмаган килеш ифтар мәҗлесләренә килеп утырырга ярыймы?
– Ифтар мәҗлесен әзерләгән кеше, гадәттә, ураза тотучыларны чакыра инде. Уразасыз йөрү килешмәс. Әмма атап чакырулы булсаң, ураза тотучыларга кызыгып, гыйбрәт алып, алар сафына кушылса, хәерле булыр.
– Ураза тоткан көн тизрәк узсын өчен, телевизор карау, музыка тыңлау, йоклау, интернетта утыру рөхсәт ителәме?
– Музыка тыңлау башка айларда да хәрам санала. Яхшы мәгълүмат туплый, аятьләр укый, догалар ятлый икән, интернет аша гыйлем ала яисә башкаларга гыйлем бирә икән, бу – хәерле гамәл. Рамазан аенда игътибарны Коръәнгә бирергә кирәк. Рамазан – Коръән ае ул.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/163289/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев