Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ут өчен түләргә кирәк

Ел буе табигать үзен кайсы яктан гына күрсәтми: җил-давылын да, челләсен дә, кар-буранын да кызганмаган чаклары була. Ләкин ни генә булса да, район электр челтәрләре предприятиесе хезмәтчәннәре безне ут белән тәэмин итүдән туктамый. Ә бу эш, үз чиратында, бертуктаусыз тәүлек әйләнәсе бара. Район электр челтәрләре хезмәтчәннәренең эше гаять авыр, җаваплы...

Ел буе табигать үзен кайсы яктан гына күрсәтми: җил-давылын да, челләсен дә, кар-буранын да кызганмаган чаклары була. Ләкин ни генә булса да, район электр челтәрләре предприятиесе хезмәтчәннәре безне ут белән тәэмин итүдән туктамый. Ә бу эш, үз чиратында, бертуктаусыз тәүлек әйләнәсе бара.


Район электр челтәрләре хезмәтчәннәренең эше гаять авыр, җаваплы һәм тынгысыз. Алар карамагында ничәмә-ничә авыл. Шуларның һәрберсендә һава линияләренең төзеклеген контрольдә тотасы, яңартасы, ремонт ясыйсы бар. Иң мөһиме кулланучылар белән уртак тел табарга кирәк. Ә монысы инде иң кыены. Һәр эшнең үз борчуы, мәшәкате дигәндәй, район электр челтәрләре предприятиесендә дә кыенлыклар, проблемалар тумый тормый. Әнә шундыйлар рәтенә халыкның контролерлар биргән күрсәтмәне үтәмәвен кертергә була.Күрсәтмә нигезендә, эчке электрүткәргечләрнең торышы йорт хуҗаларына бәйле. Һәркем үз өенә үзе хуҗа булган кебек, йортындагы электрүткәргечләрне дә төзек хәлдә тотарга тиеш. Фотолардагы төзек булмаган электр чыбыкларының янгын чыгаруга сәбәпче булуын аңлатып торасы юк. Күрсәтмәдә язылган саклык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Бу күрсәткечләр район электр челтәрләренең "капризы" гына түгел, моны алар үз кулланучыларының тормышын, иминлеген саклау максатыннан эшли.
Предприятие хезмәтчәннәренә авыр һәм тынгысыз эшләрендә тагын бер зур проблема белән очрашырга туры килә. Ул - электр энергиясе караклары белән бәйле проблема. Бу эш предприятиенең исәпкә алу төркеме хезмәтчәннәре җилкәсенә төшә. Контролерлар: Татьяна Хәсәншина, Ирина Линючева, Рушания Федотова һәм төркем җитәкчесе Ольга Мөхәммәтовага еш кына планлы тикшерүләр, рейдлар үткәрергә туры килә. Рейд барышында алар еш кына утны туры ялгап, урлау өчен төрле хәйләләр коручы гаиләләргә юлыга. Кызганыч, электр энергиясе караклары елдан-ел арта. Аеруча, Кузайкино, Савочкино, Алешкино һәм Дурасово авыллары "талантлар"га бай икән.
-Электр энергиясен җәен күпчелек очракта авылларда вакытлыча яшәүчеләр, ягъни дачалы кешеләр урлый, -ди исәпкә алу төркеме җитәкчесе Ольга Мөхәммәтова. Кышын исә электр энергиясен күбрәк газ тоташтырмаган йортларда урлашалар икән. Чөнки җылынасы, кайнар ризык пешерәсе бар бит. Шуңа кеше әллә ни уйлап тормый, үз белдеге белән утны турыга ялгый да куя. Нәтиҗәдә, урлашу адымына бара һәм, әлбәттә, контролерлар аңа акт төзеп, гаиләне уттан мәхрүм итәргә мәҗбүр була. Моннан тыш, утны турыга ялгаучылар исемлегендә тормыш шартлары яхшы булмаган, беркайда да эшләмәүче гаиләләр дә бар.
Кайберәүләр очын-очка ялгап яшәгәнгә бу адымга барса, икенчеләре моны аңлы рәвештә эшли. Алар ут өчен түли, әлбәттә. Әмма эретеп ябыштыру ише эшләр башкарганда электр энергиясен урлауга керешә. Һәм менә шундыйлар белән көрәш алып бару иң авыры, ди исәпкә алу төркеме хезмәтчәннәре. Чөнки алар еш кына моны урлашуга кертми һәм шунлыктан контролерлар белән бәхәскә керә. Мондый мәсьәләне хәл итү өчен контролер кызларга үзләре белән фотоаппарат йөртергә туры килә икән. Счетчикны фотога төшереп, алар исәп приборы чагылдырган күрсәткеч буенча түләү кәгазе, ягъни квитанция җибәрә. Мәсәлән, быелның 6 ае эчендә дә электр караклары 53 мең 357 кВт электр энергиясен урларга өлгергән. Бу 90 мең сумнан артыграк дигән сүз.
Электр энергиясен җавапсыз кулланучыларны киметү максатыннан, исәпләү приборларын урамдагы терәү баганаларына урнаштыру эшен башлаган иде район электр челтәрләре хезмәтчәннәре. Узган ел аны Дурасово авылына урнаштырдылар. Нәтиҗәсе дә бар, ди электр белгечләре. Кайберәүләр шулхәтле "акыллы": контролерлар, акт төзеп, утны сүндереп китүгә үк турыга ялгап куялар икән. Икенчеләре контролерларга ишеген ачмый. Ә болай кемнең күпме яндыруы да, өйгә керү дә бәхәс тудырмый. Барысын да исәп приборы хәл итә. Чөнки исәп приборлары урамда терәү баганаларына урнаштырыла һәм аны теләсә кем ача алмый. Счетчикларны яңача урнаштыруны киләчәктә дә дәвам итәргә планлаштыра электрчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ут

2
X