Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Утыз Имәнинең таяну ноктасы – безнең төбәктә

Шагыйрь, галим, мәгърифәтче, дин белгече Габдерәхим Утыз Имәни – Лениногорск төбәгенең якты йолдызы, аны дөньяга танытучы шәхес.

Ул Чирмешән районы Утыз Имән (Кади) авылында туып, 1835 елда Тимәш авылында 82 яшендә вафат була. Ата-анасыннан бик иртә ятим калып, абыйсы һәм җиңгәсе тәрбиясендә үсә. Авылда, аннары Кизләүдә укып, Каргалы мәдрәсәсенә китә.

Аларны патшаның 1770 елның 4 августы указы белән дүрт бертуган: Дөмәй, Уразмәт, Габдерәхим белән Җәгъфәр һәм ике икетуганы Габделҗәлил белән Габдулла Самара губернасы Бөгелмә өязе Тимәш авылына килеп урнашуы турында 3 ревизиядә язылган. Ике ярым гасыр элек Тимәшкә килеп, шунда “йомышлы татар” булып теркәләләр. Ул Каргалыда укыганда һәм Бохара якларына киткәндә дә аның теркәлүе (пропискасы) Тимәштә кала, шуңа күрә аңа Кадидан җир бирмиләр.

Ун еллар сәяхәт итеп, 45 яшьләрендә туган иленә әйләнеп кайта. Дистә ел буе тирә-як авылларда мәдрәсәләрдә укытып, Тимәшкә кайтып төпләнә. Габдерәхим хәзрәтнең өч хатыныннан 20 баласы туып үсә. Мин аларның барысының да исемнәрен эзләп таптым.

Улы Әхмәтҗан (1808-1848) атасының иң зур терәге, ярдәмчесе булып, аның эшен дәвам итә. Хезмәтләрен күчереп язып тарата. Үзе дә шигырьләр яза. Ул Тимәштә азанчы хезмәтен үти. Әхмәтҗанның 12 баласы да Тимәштә туып үсәләр. Аның алдынгы карашлары муллаларның барысына да охшап бетми. Шөгер карьясеннән Габделшәкүр ахун 1845 елда аның өстеннән шикаять яза: “Мөселман кануннарын боза. Вәгазьләрендә үзенең зарарлы карашларын сөйли”, - дип.

Кузгатылган суд эше әле 1851 елда да, вафатыннан соң да, тәмамланмаган була. Әхмәтҗан мөэзин 40 яшендә, 1848 елның 12 августында, ваба чиреннән бакыйлыкка күчә. Кабере Тимәш авылы зиратында, атасы Габдеррәхим хәзрәтнең баш очыннан  биш метрда гына.

Менә шул турыда искәртәсем килгән иде. Габдерәхим хәзрәтнең кабере төрбә эчендә булып, аны һәрвакыт карап, чистартып торалар. Алланың рәхмәтләре булсын игелекле җаннарга! Быел җәй Башкортстан һәм Россиянең халык артисты Таңчулпан Бабичева җитәкчелегендә Утыз Имәнинең утызлап карендәше Тимәш авылына килеп, зиратта һәм мемориал комплекста булдылар. Айрат Габидуллин белән җәмәгате Венера ханым бу юлы да кунакларны үзләре каршы алып, сөйләп, аңлатып, күрсәтеп йөрделәр.

Әхмәтҗан –Таңчулпан ханымның бабасының бабасы. Аның каберен агач-куаклар каплап киткән иде, булдыра алганча аны чистарттылар. Илдус хәзрәт әрвахлар рухына дога кылды. Тимәш документларын өйрәнүче белгеч, төбәкче Альбин Вәлиев Габдерәхим хәзрәт белән Әхмәтҗан һәм аның балаларына кагылышлы материалларны күрсәтеп аңлатты. Мин шәҗәрәләре турында сөйләдем. Авыл советы бинасында кызлар өстәл әзерләп, кунакларны сыйладылар.

Уфага кайткач, туганнары сөйләшеп, Әхмәтҗан хәзрәтнең каберен төзәтергә булдылар. Менә күптән түгел шул эшне башкарып чыктылар. Агач һәм куак тамырларын казып алып, ауган ташын цементлап утыртып куйдылар. Тимер чардуганын чистартып, ак буяу белән буядылар. Әле тагын эпитафик язуларын кириллицада язып, аны беркетеп куясы бар. Гарәп хәрефләре белән язылганны танучылар бетеп бара бит. Бу эшләр  Уфада яшәүче карендәше Гүзәл Сафина тарафыннан оештырылып, Айрат Габидуллин ярдәме белән башкарылды.

Утыз Имәнинең Башкортстанда яшәүче туганнары тиз арада берләшеп, телефонда чат булдырдылар һәм актив аралаша башладылар. Минем 2022 елда чыккан “Утыз Имәни нәселе шәҗәрәләре” китабым таралып беткән иде инде. Аларның соравы буенча, Мерәс авылына күчкән туганнарын һәм шәҗәрәләрен кертеп, китапның өстәмә тиражын чыгардык.

Алар 1862 елдан соң 7 баласы белән Мерәс авылына күчеп киткән Җамалетдин Габдерәхим улы һәм Әхмәтҗанның уллары Мөхәммәтвафа белән Мөхәммәтмәгъсүм гаиләсе. Алар Мерәстә яшәгәндә дә Татарстан белән араны өзмәгәннәр, киленнәрне Чупай, Карабаш, Тимәш һ.б авыллардан алганнар.

Габдерәхим хәзрәтнең шушы ике баласыннан киткән нәселе бүгенге көнгә 12 буында 400 кешегә җиткән. Дәвамчыларының нәсел тарихы белән кызыксынып, картәтәйләре турында күбрәк белергә омтылуы мине бик шатландырды. Димәк, безнең хезмәтебез кемгәдер кирәк!

 Әлфия Ямаева, төбәк тарихын өйрәнүче

Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында басылды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев