Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзәк китапханәдә язучы Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» китабын тәкъдим иттеләр

Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, әдәбият галиме, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, доцент, Р.Төхфәтуллин, С.Сөлǝйманова исемендәге премиялǝр лауреаты, “Әлмәт таңнары” газетасының баш мөхәррире Шаһиев Рәфкать Шириаздан улының “Элекечә түгел без генә” китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

 

Бу хакта үзәк китапханә сайтында хәбәр ителә.

Әлеге мәртәбәле чарага талантлы каләм иясенең якташлары, авылдашлары, дуслары, каләмдәшләре, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды.

Очрашу барышында Рәфкать Шаһиев  “Элекечә түгел без генә” китабының язылу тарихын сөйләде.

Кичәдә Рәфкать Шириаздан улын яхшы белгән, иҗатын якын итүчеләр үзләренең фикерләре белән уртаклашты, язучыга кызыксындырган сорауларын бирде.

Әдәби кичә аның иҗатының халыкчанлыгын, талантлы каләм иясенең әдәби казанышы дип бәяләнергә хаклы дип уйлыйбыз. Очрашуда яңгыраган әсәрдәге өзекләр, моңлы җырлар, күңел түреннән чыккан теләкләр әдәбият сөючеләр күңелендә озак сакланыр дип уйлыйбыз. Якташыбызга яңадан-яңа иҗат үрләрен яулавын телибез", - дип яза китапханә.

Фотолар: https://vk.com/lenskcbs

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев