Узып баручы 2024 ел лениногорскилылар хәтерендә нинди вакыйгалар белән истә калыр ?
Лениногорскилылар хәтерендә узып баручы – 2024 ел нинди вакыйгалары белән истә калыр? Вакыйгаларны, фактларны барлыйбыз
2024 ел – Россиядә Гаилә елы, Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Шәһәр һәм районда ел дәвамында Гаилә елына кагылышлы чаралар, бәйрәмнәр уздырылды, Мәскәүдә кабызган гаилә учагы капсуласы Лениногорскида да булып китте.
Шәһәр һәм район ил-республика белән бергә менә икенче ел махсус хәрби операция шартларында яшәвен дәвам итә. Лениногорск халкы актив гражданлык позициясе күрсәтә, хәрби операциядәгеләргә һәм госпитальгә, Лисичанск һәм Рубежноега гуманитар ярдәм озата. Шәһәр һәм районнан ир-егетләр хәрби операциядә хәрби бурычларын үтиләр. Лениногорскиның картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Курск өлкәсеннән эвакуацияләнгән өлкән яшьтәгеләр яшәргә килде.
Сәясәт
Быел лениногорскилылар ике зур сәяси вакыйгада катнашты: 15, 16, 17 мартта сигезенче тапкыр Россия Федерациясе Президенты сайлаулары үтте. 8 сентябрьдә VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайладык һәм Лениногорск районында җирле үзидарә органнары депутатлары өчен тавыш бирдек.
Кадрлар алмашу
2024 ел лениногорскилылар күңелендә район җитәкчелеге алмашу белән дә хәтердә калыр. 15 ел район башлыгы вазифасында эшләгән Рәгать Хөсәенов Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайлану сәбәпле, вәкаләтләрен туктатты. Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Әлмәт районы башлыгы урынбасары булып эшләгән Марат Гирфанов сайланды.
Икътисад
Лениногорск районында социаль-экономик күрсәткечләрдә үсеш күзәтелде. 2024 елда тулаем территориаль продукт күләме 124,9 млрд. сум булган. Район икътисады структурасында иң зур өлеш промышленностька – 64,6 %, авыл хуҗалыгына – 3,4 %, күпләп һәм ваклап сатуга – 6,8%, транспорт һәм саклауга – 5,8%, төзелешкә -1,8 %, башкаларга 20% туры килә.
Үз производствосы товарларын төяп җибәрү күләме күрсәткече буенча Лениногорск районы республика буенча 15нче урында тора. Монда “Татнефть” компаниясе предприятиеләре алда бара, гомумән алганда, нефть һәм нефть сервисы тармаклары. Лениногорск предприятиеләрендә 14 мең 900дән артык кеше эшли, аларның хезмәт хакы узган ел белән чагыштырганда 10 мең сумга якын арткан.
Инвестицияләүнең төп юнәлешләре – нефть чыгару, авыл хуҗалыгы, социаль өлкә объектлары, юл-транспорт инфраструктурасы, иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү.
Лениногорскида кече һәм урта эшмәкәрлекнең роле арта. 1980 субъект теркәлгән, шулардан урта предприятиеләр - 4, шәхси эшмәкәрләр - 1499, юридик затлар – 481. Бу юнәлештә 10 мең 195 лениногорскилы эшли. Шәһәр һәм районда 6000 гә якын кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Соңгы елларда эшсезлек түбән дәрәҗәгә җитте - 0,10 %. Мәшгульлек үзәгендә 47 кеше эшсезлек буенча исәптә тора, вакансияләр базасында 360 эш урыны бар.
Мәгариф
6 укучы БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл туплады. “Үсеш ноктасы” үзәге Ивановка мәктәбендә барлыкка килде, мондый үзәк районда – унбишенчесе.
Республика программасы буенча Тимәш, Түбән Чыршылы, Ивановка мәктәпләре ашханәләре ремонтланды. Шәһәрдәге 18нче балалар бакчасын федераль программа буенча капиталь ремонтладылар. “Татнефть” гранты средстволарына 5нче һәм 10нчы мәктәпләрдә кабинетлар җиһазланды.
“Татнефть” гранты хисабына авылларда спорт мәйданчыклары барлыкка килде, шулай ук берничә авылда халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде.
Йортлар ремонты
Шәһәр һәм районның торак фондына 515 күпфатирлы йорт кертелгән. Йортларны ремонтлау буенча федераль программа гамәлдә, 16 ел эчендә 424 күпфатирлы йорт ремонтланган. Моннан тыш, 2024 елда әлеге ремонтка 20 йортны керткәннәр. Капиталь яңарту аларның экологик яктан яраклылыгын һәм уңайлылыгын арттыра. 2025 елга капиталь ремонт 16 йортта планлаштырылган.
Авылларыбыз
Үрнәк авылы – 100, Югары Чыршылы авылы 300 еллыгын бәйрәм итте. Мичурин авылында Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Сугышлы авылындагы медпунктка капиталь ремонт ясалды. Иске Писмәндә республика программасы буенча капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Иске Иштирәк мәктәбендә беренче тапкыр Илфак Шиһапов истәлегенә фәнни конференция үтте.
Лениногорск районы Прокопьевскида Шахтерлар Сабан туенда катнашты. Шулай ук Казанда “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсында үзенең мәдәниятен тәкъдим итте.
Мәдәният ссараеның 60 еллыгын билгеләп үттек. Безнең талантлы артистлар биш халыкара конкурс лауреатлары булды, 7 бөтенроссия һәм 10 республикакүләм бәйгедә призлы урын алдылар.
М.Хәертдинов исемендәге балалар рәсем мәктәбенең икенче корпусы капиталь ремонттан соң ачылды.
Белешмә
Лениногорскида 60 меңнән артык кеше, ә районыбыз авылларында 17 мең 500дән артык кеше яши. Ун ай эчендә 464 бала туган.
2024 елда Лениногорскила республика программасы буенча 16 ишегалды төзекләндерелде. Лениногорск әлеге программада 2020 елдан бирле катнаша. 2020 елдан 2024 елга кадәр барлыгы 140 ишегалды ремонтланган, шул исәптән 32се – район җирлекләрендә.
Розалия Мостафина барлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев