Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ВИЧ — тормыш бетте дигән сүз түгел

ВИЧ инфекциясе расланган кешеләр еш кына психологик авырлыклар белән очрашалар.

Мәгълүмат җитмәүдән туган курку, җәмгыятьтә шелтәләүдән курку һәм башка эмоциональ кичерешләр — ВИЧ белән яшәү еш кына чын сынауга әйләнә. Әлмәт шәһәренең СПИД Үзәге филиалында пациентларның физик халәтенә генә түгел, психологик халәтенә дә игътибар бирелә.

Кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) күп кенә башка инфекцияләрдән аерылып тора, бер организмга эләксә, анда гомерлеккә кала.

ВИЧ иммун системасына зыян китерә, әгәр антиретровирус терапиясен вакытында кабул итә башламасаң, иммунитет бик көчсезләнә һәм бераздан чагыштырмача зыянсыз инфекцияләр белән дә көрәшүдән туктый. Авыруның соңгы стадиясендә — СПИДта — кеше зәгыйфьләнә.

ВИЧның әлеге аермасы еш кына үз диагнозы турында белгән кешеләрдә психологик авырлыклар тудыра. Бүгенге көндә антиретровирус терапиясен кабул иткән очракта, бу хроник авыру белән дә озак һәм бәхетле яшәргә мөмкин икәнен ВИЧ-инфекция булган кешеләр белми һәм вакытыннан алда өметсезлеккә бирелә.

ВИЧ авыруы белән очрашкан кешеләргә ярдәм күрсәтү мөһим. Моның өчен Әлмәт шәһәренең СПИД Үзәге филиалында пациентлар белән табиб-инфекционистлар гына түгел, социаль хезмәткәрләр дә, шулай ук алар белән төркем һәм шәхси очрашулар үткәрүче психологлар да эшли.

— Организмда ВИЧ булуы турында белү һәрвакыт тормышка үзгәрешләргә китерә. Бу диагноз күп социаль һәм психологик проблемалар, эчке кризислар һәм стресслар, шәхси мөнәсәбәтләрдә кыенлыклар туу белән бәйле. Хәзерге заман өчен ВИЧның үлем хөкеме түгеллеген белмичә, кеше киләчәге турында уйлаудан өметсезлек хисе кичерә, җәмгыятьтә шелтәдән курка, партнерын йоктырудан, баласыз калудан курка, чөнки балага вирус йоктыру куркынычы бар. Күпләр үз диагнозы турында якыннарына ничек сөйләргә белми. Бу куркулар сәламәтлек турында кайгыртуга комачаулый, — дип билгеләп үтте Әлмәт шәһәренең СПИД Үзәге филиалы медицина психологы Алена Зәкиева.

Аның сүзләренчә, ВИЧ белән яшәргә өйрәнү кыен. Күпчелек пациентлар депрессия, борчылу, йокы бозылу, әйләнә-тирәдәгеләргә кирәксез булу кебек хисләр кичерәләр.

— Уңай диагноз турында белгәч, кешеләр еш кына көчле шок кичерә. Ул халәт бераздан «алга таба ничек яшәргә?» — дигән сорауга әверелә. Һәм әлеге этапта күпләрне ачу, төшенкелек, үзләре һәм якыннары өчен курку хисе биләп ала. Еш кына кешеләр вирусның барлыгын кире кага башлый. Киләсе кризис чоры — авыру симптомнарның беленүе. Күпчелек очракта бу симптомнар ВИЧ-инфекциягә бәйле булмаска мөмкин, әмма кеше аларны организмда вирус булуның дәлиле итеп кабул итә. Өченче әһәмиятле мизгел — антиретровирус терапиясен даими кабул итү, табибка күренү кирәклеген аңлау. Бу зур стресс, көндәлек медицина препаратларын кабул итү тәҗрибәсе булмаган кешеләр өчен аеруча да. Кайберәүләрне нәтиҗәдә начар йогынты булу шиге куркыта. Болардан тыш, пациентлар алар өчен мөһим булган әйберләр: карьера, белем алу, яраткан шөгыле куркыныч астында калыр дип борчыла, — дип сөйләде Алена Зәкиева.

Белгеч әйтүенчә, ВИЧ-инфекцияле кешеләргә психологик ярдәм аеруча кирәк. Аларга көч һәм игътибарны нәрсәгә юнәлтергә кирәклеген, нәрсәдән куркырга кирәкми икәнен аңлату мөһим. Кирәкле белем туплагач, авыру белән көрәшү күпкә җиңелрәк була.

— Пациентның якыннары белән дә эш алып бару әһәмиятле. Без гаилә консультацияләре үткәрәбез, ВИЧ-инфекциясе булганнарга диагноз турында сөйләргә булышабыз, аның үзенчәлекләре турында хәбәр итәбез, - ди  психолог.

Тиешле хәбәрдарлык — ВИЧ-инфекцияле кешенең тыныч һәм озын гомере өчен нигез булып тора. Күпмедер вакыр узгач психолог һәм якыннары ярдәменә таянып, пациент курку һәм ышанычсызлык белән көрәшергә, гадәти тормыш белән яшәргә өйрәнә, дип билгеләп үтте психолог.

Алена Зәкиева сүзләренчә, диагноз кую этабында психологик ярдәм — иң мөһиме. Кеше сорауларга җавапны кайдан алырга, кая мөрәҗәгать итәргә, аны ишетәчәкләрен, аңлаячакларын белергә тиеш. Әгәр башта бу ярдәмне тойса, ул киләчәккә корган планнардан, кызыксынулардан, мәхәббәттән баш тартмыйча да ВИЧ белән сыйфатлы һәм озак яшәргә мөмкинлеген аңлап алачак.

— Иң мөһиме, проблемалар белән берүзең калмаска. Ялгызың генә көрәшү авыррак була. Әгәр дә кыенлыклар туса, мифларга таянмаска, инфекционист табибка, психологка мөрәҗәгать итеп, ышанычлы мәгълүмат алу яхшырак. Без ВИЧ мәсьәләләре буенча гына түгел, башка мәсьәләләр буенча да ярдәм күрсәтәбез. Инфекцияне җиңү, тормыш өчен җаваплылык алу һәм корбан булу роле белән канәгатьләнмәү мөһим. Без юлыбызны үзебез сайлыйбыз, — дип йомгаклады белгеч.

Үзеңнең ВИЧ-статусыңны белергә, белгечләрнең консультацияләрен Әлмәт шәһәрендәге СПИД Үзәге филиалында Түбән Мактама, сәнәгать урамы, 1а йорт адресы буенча алырга мөмкин. Телефон: 8(8553)36-20-18.

Таня Шамбер

ГАУЗ «РЦПБ СПИД и ИЗ МЗ РТ»

Реклама 16+

КАРШЫ КҮРСӘТМӘЛӘР БАР.

БЕЛГЕЧ КОНСУЛЬТАЦИЯСЕ КИРӘК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев