«Халык бәрәңге утыртмый, шуңа бәяләр үсә»
Бәрәңгенең килограммы 80 сумга җиткән.
Яңа бәрәңге түгел, анысы бөтенләй 130 сум. Ел да була торган хәл инде бу: узган елгы бәрәңге бетә, ә яңасы өлгермәгән. Әмма быел бәяләр гадәттәгедән күпкә кыйммәтләнгән кебек. Росстат мәгълүматларына караганда, республикада бәрәңгенең бәясе, узган елның мартыннан, 147 процентка арткан.
Җитми
Бәрәңге һәм яшелчәләр базарында катнашучылар берлегенең башкарма директоры Алексей Красильников URA.RU га биргән әңгәмәсендә бәяләр артуның сәбәбен бәрәңге җитмәү белән бәйләп аңлаткан.
– 2023 елда рекордлы уңыш алыну сәбәпле, көз көне бәяләр төште. 2022 елның сентябреннән 2023 елның май уртасына кадәр бәрәңге күпләп сатуда 10-12 сум торган. Чынлыкта, ул вакытта бәрәңге җитештерүчеләр үз бәясенә сатарга мәҗбүр булды, һәм хәтта үзләренә зыянга да эшләделәр. Үстерү отышлы булмаганга күрә, 2024 елда алар бәрәңге игү мәйданын 30 мең гектарга киметкәннәр. Бары тик шуның хисабына гына да ким дигәндә 600 мең тонна икенче икмәк алынмый калган. Чагыштыру өчен: бу – Мәскәү төбәгенең бер еллык куллану запасы. Моннан тыш, һава шартлары да уңышның кимүенә китергән. Кулланучылар һәм сәүдә челтәрләре алырга күнеккән эре бәрәңге дә аз булган. Һәм бәяләр үсә башлады. Шулай ук ягулык-майлау материаллары, ашламалар һәм хезмәт хакларының икеләтә артуы да йогынты ясады, – дигән ул.
Шәхси хуҗалыклар бәрәңгедән баш тарта
Алексей Красильников фикеренчә, бакчачылар да бәрәңгедән йөз чөерә башлаган. Ул китергән саннарга караганда, статистика хезмәте 2000 еллар башында бәрәңгенең 95 проценты шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелә дип теркәгән булган. Хәзер, Росстат мәгълүматлары буенча, шәхси хуҗалыклар бәрәңгенең 50-60 процентын гына үстерә. Базарның 40-50 процентын – игенчеләр, фермерлар һәм эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре.
– 2006 һәм 2016 елгы бөтенроссия халык санын, шулай ук 2021 елгы микроавыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматлары күрсәткәнчә, соңгы елларда халык бәрәңге үстерми башлаган диярлек. Бер исәпкә алу белән икенче исәпкә алу аралыгында статистикадан шәхси бакчаларда җитештерелә торган берәр миллион тонна бәрәңге төшеп кала. Тик әлегә төгәл мәгълүматлар юк. Масштаблар исәпкә алынганнан соң билгеле булачак, аны 2026 елдан 2027 елга күчерделәр. Әмма халыкның бәрәңге утыртудан баш тартуы шулай ук базарга тәэсир итми калмый. Халык сатып алына торган яшелчәләргә генә исәп тота ала, – дигән Красильников.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев