Хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары каралган.
Иң беренче чиратта шуны белеп тору кирәк: махсус хәрби операциядә катнашу турында белешмәне Дәүләт хезмәтләре порталы яки МФЦ аша алырга мөмкин. Ветеран статусы автомат рәвештә бирелә, гариза бирү кирәкми.
Ай саен бирелә торган акчалата түләү (ЕДВ) махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган массакүләм ярдәм чараларының берсе. Хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ай саен бирелүче түләү суммасыннан социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ) бәясе тотып калынмый. Түләү ветеран таныклыгы бирелгән мизгелдән башлап, тулы күләмдә йә гариза нигезендә, йә Оборона министрлыгы мәгълүматларыннан чыгып, автомат рәвештә билгеләнә. Россия Федерациясе Геройлары исеменә лаек булучыларга аерым игътибар бирелә.
Пенсия белән тәэмин итү һәм техник чаралар
Махсус хәрби операциядә катнашучыларны пенсия белән тәэмин итү дәүләт (социаль) яисә иминият пенсияләре аша гамәлгә ашырыла. Гомуми авыру яки хәрби имгәнү буенча инвалидлык алып, хезмәттән азат ителмәгән инвалидларга дәүләт пенсиясе билгеләнә. Иминият пенсиясе инвалидлык төркеменә, стажга, хезмәт хакы күләменә, взносларга һәм иждивенецлар булуга бәйле.
Санатор-курорт дәвалануы
Махсус хәрби операциядә катнашучылар, медицина күрсәткечләре буенча (белешмә 070/У) шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар сорап, Социаль фондның төбәк бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. 2025 елдан башлап демобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр Социаль фонд үзәкләрендә ел саен 23 көнгә кадәр тернәкләндерү уза яисә 21 көн дәвамында шифаханәләрдә сәламәтлекләрен ныгыта. I төркем инвалидлар һәм Россия Геройлары юллама белән чираттан тыш тәэмин ителә, ә озатып баручыларга юл чыгымнары һәм яшәү өчен түләү документлар белән гариза тапшыргач компенсацияләнә.
Хезмәт гарантияләре
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның эш урыннары саклана. Хезмәт контрактлары өзелми, ә туктатылып тора. Үзләренең эш урыннарына алар хезмәт срогы тәмамланганнан соң өч ай вакыт эчендә кайтырга мөмкиннәр.
Банк, кредит каникуллары
10 миллион сумнан артык булмаган бурычларны кичерергә мәҗбүр итүче канун кабул ителде. Бурычларны, 2024 елның 1 декабреннән башлап, бер елдан да ким булмаган срокка контракт төзегән, ә срогы чыккан кредитлар буенча бу датага кадәр бурычларны түләтү турындагы суд акты үз көченә кергән яки башкарма производство кузгатылган очракта, юкка чыгарырга мөмкиннәр. Бу хокук мобилизациягә кадәр алынган кредитларга кагыла. Кредит шартнамәләре саны чикләнмәгән (контрактчы гаилә әгъзаларының эшкуарлык алып бару өчен алынган займнарыннан тыш).
Гаиләләренә
Хәрби хезмәткәрләрнең йөкле хатыннары өчен бер тапкыр түләнә торган (йөклелек срогы 180 көннән -42 285 сум) хезмәт чорында һәм демобилизацияләнгәннән соң 6 ай эчендә гариза тапшырылган очракта баласына 3 яшь тулганчы айлык түләүләр (18 285 сум) – шундыйлардан. Болардан тыш, гаиләләр бала тапканда һәм тәрбияләгәндә, йөклелекнең 12 атнага кадәр исәпкә баскан хатын-кызлар да айлык пособиегә дәгъва итә ала.
Хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзалары, ул һәлак булган очракта, бер мәртәбә бирелә торган пособиегә һәм айлык акчалата компенсациягә хокуклы. Ул 5,2 млн сум тәшкил итә.
Барлык өстәмә мәгълүматлар белән https://heroes-tatarstan.ru сайтыннан танышырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев