Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны махсус хәрби операциягә җибәрмәсләрме?

Россия Президенты Владимир Путин РФ гражданнарын хәрби хезмәткә язгы чакырылыш турында Указга кул куйды.

1 гыйнвардан гамәлгә кергән яңа кагыйдәләр буенча 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге гражданнар (2023 ел ахырына кадәр 27 яшь тулганнарны һәм 28 яки 29 яшь тулганнарны һәм запаста булганнарны исәпкә алмаганда) хәрби хезмәткә чакырылачак.

"2024 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр запаста булмаган һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыруны гамәлгә ашырырга", - диелә Указда.

Шулай ук указ буенча хәрби хезмәт срогы тәмамланган солдатларны, матросларны, сержантларны һәм старшиналарны хәрби хезмәттән азат итәргә куша. Чакырылыш кысаларында кирәкле барлык чараларны үтәүне тәэмин итү РФ Хөкүмәтенә, төбәк хакимиятләренә һәм чакыру комиссияләренә йөкләнә.

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев