Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Хатын кайгыдан эчә башлады, әнисе...»

Эльзаның мәктәптән соң укын дәвам итәргә теләге зур иде, әмма юлында Зиннур очрап, бөтен планнарын җилгә очырды. Егеткә артык исе китмәгән кебек кыланып йөргән кыз Зиннур кибеткә чәчәк бәйләме тотып кергән көнне «эреде».

Җитмәсә, телгә дә бик оста егет. Матур гына очрашып йөри башладылар. Кызның әнисе Раиләгә генә егет турында начар хәбәр иреште - гаиләләре юньле түгел. Егетнең абыйсы, кеше үтереп, төрмәдә утыра икән. Әти-әнисе - эчкече. Боларны ишеткәч, ана кеше кызының Зиннур белән очрашып йөрүенә теше-тырнагы белән каршы чыкты. Тик яшьләр ата-ана сүзен тыңлап торамы соң?

Туй көнендә Раилә кодасының нинди кеше икәнен үз күзләре белән күрде. Исереп, мәҗлес ахырында идәндә аунап ятты ул. Атасы шундый булгач, малаеннан ни көтәсең инде?! Йөрәге сызланган Раилә кунаклар янында кич буе оялып утырды. Туйдан соң да Раилә Зиннурны кияү итеп кабул итә алмый йөрде. Кызының яшьлек бәйрәмен болай итеп күз алдына китерми иде бит ул...

Бер ял көнендә кызы янына килсә, ни күрсен: кияү белән Эльза табын артында эчеп утыралар. Өстәлдәге башланган шешәне һәм чәркәләрне күреп, ананың йөрәге «жу» итте.
- Балалар, нинди хәл бу? Әллә икәүләшеп эчә башладыгызмы?
- Юк, әни, без болай гына, ял көне бит... - дип акланды Эльза.

Өч ел яшәп тә балага уза алмау кайгысын аракы белән басуыдыр инде дип уйлады Раилә. Баласы өчен бик кайгырып, табибларга күп йөртте ул аны. Эльза бер кыз, бер малай табу бәхетенә иреште. Тора-бара, Зиннур гына эштән соң кайта башлады. «Өйдә елак балалардан туйдым, дуслар белән утыруың мең тапкыр рәхәт», - дип аңлата ул бу гамәлен. Ә соңрак гаиләсе янына бөтенләй кайтмый башлады.

Көннәрнең берендә Эльзалар ишеген кулына тәмәке тоткан, үзеннән аракы исе аңкып торган яшь кыз шакыды. Зиннурның сөяркәсе икән, аны эзләп килгән. Эльза, бу хәлләргә түзә алмый, ире белән аерылышты. Акча кирәк булганга, Эльза базарда сату итә башлады. Кыш көннәрендә, туңуны сылтау итеп, базар хатыннары белән бергә берәр шешә аракы бушатып кую гадәткә керде. Тора-бара хатын бөтенләй эчкечелеккә бирелде. Сатуда товарларын урлатып, акчасыз калды. Эшсез, ашсыз калган баласын Раилә тагын табибларга йөртте. Озакка сузылган дәвалану файдага булды: Эльза, эчүен ташлап, мәчеткә йөри башлады, догалар өйрәнде. «Әле ярый әнием бар, - ди ул хәзер. - Мине фаҗигадән, балаларымны ятимлектән саклаучы фәрештәм ул минем».

"Шәһри Казан" сайтыннан

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев