Әй, бу ашыгуларым!.. (ЮМОРЕСКА)
«Ашыккан ашка пешкән, кабаланган сазга төшкән» дияргә ярата безнең халык. Белсәгез, бу сүзләрнең дөреслегенә тәүлек эчендә генә берничә тапкыр инандым.
Иртән машинага утырып кузгалып китә генә башлаган идем. Фатир ишеген бикләдемме, юкмы ише икеле-микеле уйлар күңелемне борчый башлады. “Тимер ат”ымны да сүндереп тормыйча, яшен тизлеге белән өченче катка менеп, ишекнең бикләнүен-бикләнмәвен тикшердем. Аллага шөкер, ябык, дип ишегалдыннан кузгалып кына китүем булды, шунда үтүкне сүндердем микән дигән уйлар эчемне тырный башлады. Иртүк улымның күлмәген үтүкләгәнне хәтерлим, ә менә сүндерү-сүндермәвем һич искә төшми. Гадәттә, фатирдан чыкканда барысын да карап чыга идем. Бу юлы ашыктым. Нишлисең, янәдән борылырга туры килде. Бер кергәч, үтүкне, газ плитәсен, барлык бүлмәләрдәге утны тикшереп чыктым.
Машинага утырып, ярты юлга гына җиттем, светофорда туктап торганда, машина йөртү таныклыгы янымда микән, дип уйлана башладым. Бу хакта уйланмас идем дә, алда юл хәрәкәте инспекторлары басып тора. Туктата-фәлән калсалар, дип документларымны барлый башладым, каһәр төшкере, башка сумкада калган. Нишлисең, “иртә уңмаган кич уңмас” дигәндәй, кабат борылырга туры килде.
Ул көнне эшләрем хәйран күп иде, шуңа да бик хафаландым, тизрәк башкарасы килде. Идарәгә ашыгыч бер документ кертәсе бар.Төш вакыты җитеп килә иде инде. Өлгерим дип абына-сөртенә йөгердем. Бәхеткә, миңа кирәкле кеше китмәгән иде, вакытында тапшырдым. Секунд эчендә кире машинам янына борылып та килдем. Тик юлым уңды, тиз булды әле, дип иртәрәк шатланганмын икән. Нихәтле генә ашыксам да, ерак китә алмадым. Күр инде, машина ишеге ачылмый! Кирәк бит, ачкычымның сигнализациясендәге батареясы әллә ни кылына. Утырып елыйсылар килә! Аны эшләтә алмыйча изаланып беттем, суктым-бәргәләдем. Ни хикмәт, кабалануымнан ишекне дә кеше төсле ачкыч белән ача алмыйм. Барып, каршыдагы кибеттән яңа батарейка гына алып куяр идем, тик сумкам да юк, машинада калды. Ярдәм кирәк, дип берәрсенә шалтыратыйм дисәм, кәрәзле телефоным машинада. Бик ашыктым шул. Ашыгу - үкенеч ачкычы... Кулымда исә ачкычтан кала бер әйбер дә юк. Адәм көлкесе, көпә-көндез мөшкел хәлдә калып басып тор инде! Әле ярый өс киемемне машинада салып калдырмаганмын, дип сөенергә генә калды. Ярты сәгать чамасы машина тирәли әйләнеп йөрдем. Аптырадым-йөдәдем. Әле тагын күпме нишләргә инде дип, баш ваткан булыр идем. Шулвакыт берсе:
- Нишлисез минем машина янында? Нәрсә кирәк сезгә?- димәсенме! Башымны тавыш килгән якка борып карасам, каршымда бик ачулы кыяфәттә бер хатын басып тора.
- Машинамны ачарга тырышам, - дим.
- Бу, вообще-то, минем машина, ә синеке, әнә арттарак, - ди бу.
Әй, бу ашыгуларым! Яхшылап карасам, чынлап та, минеке ике машина аркылы “качып” тора.
- Гафу итегез, мин бит бернинди начар уйсыз-нисез,- дип аклана башладым.
-Машинаның иң элек номерын карарга иде, урындыкларындагы япмаларына кадәр башка бит, - дип ризасызлык белдерде теге хатын.
Хәзер машинага утырганда, иң элек номерын карыйм. Ашыгып, тагын кыен хәлгә калуың бар. Аннан мошенник бу дип полициягә дә чакыртулары бар, Аллаһы сакласын!
Зилә Мөдәррисова
пиксабай.ком рәсеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев