Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яратышып өйләнешкән парлар нигә матур итеп яши алмый?

Гаиләне сакларга кирәк! Элек бу проблеманы әти-әни, ир белән хатын үзе хәл итсә, хәзерге яшьләргә ярдәм итәргә теләүчеләр шактый. Бер корган оя гына таркалмасын! Узган ел республикада 9 мең 300 пар гаилә корган булса, 7 меңгә якыны аерылышкан. Чәчләр үрә торырлык сан бу! Ни өчен яратышып өйләнешкән парлар матур итеп яши алмый? Татарстан Фәннәр академиясендә белгечләр шул сорауга җавап эзләде.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сүзләренчә, ничек тә гаиләләрне сакларга кирәк.

– Без болай да авыр вакытта яшибез. Кайчак бер-береңне аңлау да җиңел түгел. Әмма гаилә корганда, һәркем бәхетле булырга хыяллана. Һәркайсының игелекле балалар үстерәсе килә. Әнә шул хыяллар чәлпәрәмә килмәсен өчен тырышырга кирәк. Август аенда Казанда демография мәсьәләләре форумы узачак. Бүгенге очрашу – шуның башы гына, – ди Зилә Вәлиева.

Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова фикеренчә, бергәләп тотынсак, гаиләләрне саклап була.

– Бездә республика җитәкчеләре һәрвакыт гаилә мәсьәләләренә игътибар бирде. Гаилә – илнең тоткасы икәнен онытмыйк. Коммерцияле булмаган оешмалар белән бергәләп без гаилә кыйммәтләрен кайгырта алабыз. Дәүләт мондый оешмаларга төрле грантлар аша ярдәм итә. Татарстанда 6032 коммерцияле булмаган оешма эшли. Депутат буларак күп кенә гаиләләр миңа да килә. Мин алардан иң элек: «Сез коммерцияле булмаган оешмаларга бардыгызмы?» – дип сорыйм. Шушы оешмалар халык белән дәүләт арасына күпер сала, – ди ул.

Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина әйтүенчә, республикада гаилә кыйммәтләрен арттыру буенча күп эшләр башкарыла. Күптән түгел генә Әтиләр көнен үткәрә башлау, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтү дә бер-береңнең хисләрен яңарта, дигән фикердә ул.

– Республикада үрнәк итеп куярлык гаиләләр күп. Әле күптән түгел генә Идел буе округында узган «Уңышлы гаилә» бәйгедә Актаныштан Венера һәм Алмаз Сабитовлар җиңү белән кайтты. 50, 60, 70 ел бергә торган гаиләләрне дә билгеләп үтәбез, – ди ул.

Очрашуда гаиләдә әтиләр роле хакында да сөйләштеләр. Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, балаларга гаилә турында күп сөйләргә кирәк, дигән фикерне җиткерде. Аның сүзләренчә, үсмерләр барысын да белергә тиеш. «Җенси тәрбия хакында кат-кат сөйләү дә комачау итми», – ди ул.

Казан дәүләт медицина университеты деканы Маргарита Максимова исә тәрбия мәсьәләсенә тукталды. Тигез гаиләдә яшәүче түгел, кыенлыкта үскән сабыйлар язмышы турында сөйләде ул.

– Республикада авыр хәлдә калган балалар өчен ярдәм чаралары күп оештырыла. Бер генә мисал китерәм: мәктәпкә барыр алдыннан букча таратканда, ул сабыйлар, аның эчен ачып карап, хәйран кала. Безнең балалар өчен бу гадәти әйбер булса, аларның күбесе матур каләм белән карандашны беренче күрә. Социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балалар дөрес тәрбия алмый. Алар сүгенү сүзе ишетеп үсә. Һәм моны нормага саный. Бер малайны тыңлап тордым. Аның авызында юньле сүз юк. Түзмәдем, кисәтү ясадым. Ә ул миңа, комачауламагыз, ди. Тәрбия кирәк. Иң элек ул гаиләдә бирелергә тиеш, – ди Маргарита Максимова.

Коммерцияле булмаган дәүләт оешмалары гаиләләргә ярдәм итәргә әзер. Аларның максаты бер – гаилә эчендәге иминлекне саклау. Теләкләре дә бар: проблемасы булган кешеләр кая барырга белмичә йөрмәсен, алар янына килсен иде. Ә аларның эше күп әле.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

https://vatantat.ru/2022/07/87557/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев