Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь әни ярдәмгә мохтаҗ

Баласының туган көне - Юлия Родина өчен тормышындагы иң бәхетсез көн. Баласын тудырганнан соң, 15 апрельдә 26 яшьлек хатын-кызда рак авыруы барлыгы ачыклана. Шул вакыттан башлап аның тормышы икегә бүленә. Башта яраткан эше, ире һәм йөклелек булса, аннан соң табиблар куйган диагноз - рак авыруы. Быелның 14 апрелендә, йөклелекнең утыз...

Баласының туган көне - Юлия Родина өчен тормышындагы иң бәхетсез көн. Баласын тудырганнан соң, 15 апрельдә 26 яшьлек хатын-кызда рак авыруы барлыгы ачыклана.


Шул вакыттан башлап аның тормышы икегә бүленә. Башта яраткан эше, ире һәм йөклелек булса, аннан соң табиблар куйган диагноз - рак авыруы.
Быелның 14 апрелендә, йөклелекнең утыз тугызынчы атнасында, Юлияне 18нче бала тудыру йортыннан Санкт-Петербург шәһәрендәге Мариин хастаханәсенең нейрохирургия бүлекчәсенә күчерәләр. Ул уң кулының хәлсезләнүенә, уң як битенең сизү халәтен югалтуына зарлана. Икенче көнне, операция юлы белән, карындагы баласын алалар. Хастаханәдә Юлиянең баш миен, эчен тикшергәннән соң, рак авыруы барлыгына шик калмый.
Хәзер Юлия ире һәм бер айлык кечкенә баласы белән вакытлыча Санкт-Петербург шәһәрендә яши. Әнисенең ярдәме белән шәһәрдәге шундагы Онкология диспансерында дәвалану уза. Бүген аңа химиотерапия курсы узар өчен бик кыйммәтле дарулар кирәк. Табиблар Юлияны көндезге стационарга алмый. Барлык дәвалануны ул үзлектән генә өйдә һәм белгечләр күзәтүеннән тыш ала.
Юлияга чит илдә дәвалану кирәк. Ул Израильдәге Shiba клиникасына барырга хыяллана. Дәвалану 6 мең долларга төшә. Ләкин бу кадәр акчаны кешеләр ярдәменнән башка гына җыеп булмый.
27 майда Юиля Родинага 27 яшь тулачак. Яшь әнигә бергәләп ярдәм итик. Баласының үсүен ул да күрсен иде.
Акчаны түбәндәге счетларга күчерергә була:
Сбербанк картасы номеры: 676196000453149974
ВТБ24 картасы номеры: 5543863348424775

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: помощ