Җәйнең беренче көне явымсыз булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 1 июньдә, аязучан болытлы һава торышы саклана. Синоптиклар фаразлавынча, республикада бүген явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге һава температурасы 20 градуска кадәр җылыта. http://intertat.ru/
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 1 июньдә, аязучан болытлы һава торышы саклана.
Синоптиклар фаразлавынча, республикада бүген явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.
Татарстанда көндезге һава температурасы 20 градуска кадәр җылыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев