Йола-гадәтләрне җанландырып, дус яшибез
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.
Гаугалы йорттан бәрәкәт качар, диләр татарда. Әгәр халыклар дус-тату яшәмәсә, республика, район икътисады да уңышларга ирешә алмас, социаль мәсьәләләрне дә тиешенчә хәл итеп булмас иде.
Районыбызда бүген 20гә якын милләт вәкиле дус-тату гомер кичерә. Һәр халык бер-берсенең диненә, гореф-гадәт, йолаларына хөрмәт белән карый. Татарның каз өмәсенә ярдәмгә керәшене дә, рус, чуашы да килә бүген.
Быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы да әлеге датаның әһәмиятле булын, мөһимлеген бермә-бер арттыра.
Бер милләтнең икенче милләткә карата ярдәм күрсәтүе дә бездә көчле. Мәсәлән, Лениногорскида яшәүче диаспораларның төрле бәйрәмнәрдә игелек эшләве: балаларга карата, мөселман бәйрәмнәрендә олыларга карата изгелекләр кылалар.
Милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсен яшь буында арасында тәрбияләү мөһим. Бу уңайдан Лениногорскида ел саен “Дуслык күпере” муниципаль фестивале үткәрелә. Пандемия сәбәпле, быел онлайн узачак. Хәер, узган ел да шулай үткән иде. Фестивальдә балалар бакчалары катнаша, төрле милләт балалары үзләренең вокал, хореография, музыка инструментында, нәфис сүз осталыгында булган осталыкларын күрсәтә. Быел фестивальнең – бишенчесе. Заявкаларны 8 ноябрьгә кадәр тапшырырга була, электрон адрес: chubatova67@bk.ru.
Районда берничә төрле милләт вәкиле бер авыл җирлегендә яшәүче авылларыбыз бар. Әйтик, Мичурин авыл җирлеге. Яңа Сережкино әлеге авыл җирлегенә карый, монда башлыча чуаш халык яши, Мичурин авылында татарлар, чуаш, рус, мордва милләтеннән булган халык гомер кичерә. Бу җирлектә яшәүче чуашлар да гомер бакый шунда яшәп, татар телен өйрәнгән. “Безнең халыкара тел – татар теле”, ди мичуринлылар.
Милли гореф-гадәтләрне саклау гаиләдән, балалар бакчасыннан ук башлана. Клубта, китапханәдә уздырылар торган чаралар барысы да милләтара дуслыкны ныгытуга, традицияләрне, йолаларны яшь буынга җиткерүгә юнәлдерелгән. Мичуринда яшәүчеләр башка милләт күршесе белән кардәш-туган булып яшиләр.
Бәйрәмнәр аша халыклар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәтен өйрәнә, аларга карата хөрмәт тәрбияли, дуслык җепләрен ныгыта. Районыбызның Федотовка авылында татарлар, керәшеннәр, чуашлар, мордвалар яши. Аларда бәйрәмнәрне сезнеке дә, безнеке дип аерып тормыйлар. Сабантуйны үткәрәләр. Керәшеннәрнең Тройсын (Троица), Нардуган, Питрау, Покрау бәйрәмнәре дә уза. Шулай ук Раштуа чыршысы уздыру да – керәшеннәрнең яраткан бәйрәме. Мәдәният йорты җитәкчесе Людмила Афанасьева әйтүенчә, бәйрәмнәрдә күбрәк балаларны катнаштырырга тырышалар, үсеп килүче яшь буын аша традицияләрне саклап калырга иде, ди.
- Менә күптән түгел Покрауга җыелдык балалар белән. Милли костюмнарыбызны кидек. Покрау – ул көзге эшләр тәмамлангач үткәрелә торган бәйрәм. Бәйрәмнең төп символы – кавын бәлеше (ягъни кабак бәлеше, керәшеннәрдә кавын дип әйтелә икән). Элегрәк Покрау үтмичә, кабак бәлеше дә пешермәгәннәр. Без исә балалар белән үткрелгән Покрау кич утыруында соңыннан тәмле итеп кабак бәлеше белән балаларны сыйладык, - дип сөйли Людмила ханым.
Мәдәният йортында эшләп килүче түгәрәкләрнең дә милләтара дуслыкны ныгытуга өлеше зур, ди ул.
Тулырак "Заман сулышы" газетында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев