Зәй-Каратай авылында Корбан бәйрәме уңаеннан балаларны шатландырдылар (+фотолар)
Бүген Корбан бәйрәме билгеләп үтелә.
Зәй-Каратай авылында бик матур традиция бар. Корбан гаете алдыннан мәчеткә балаларны чакырып, мәчет тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тараталар.
Быел да традициядән тайпылмадык, дип хәбәр итә авылдан Мәдинә ханым.
Балалар кыска сүрәләрне яттан сөйләделәр, аларга аерым бүләкләр бирелде, бик актив катнаштылар. Кызлар һәм малайларга бүләкләр таратылды. Чара файдалы һәм күңелле үтте.
фото: Зәй-Каратайдан
.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)


.jpeg)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев