Зәй-Каратай мәктәбен 50 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар очрашты
“50 ел узса да, без һаман шук, бердәм сыйныфташлар”. Әнә шулай диләр Зәй-Каратай мәктәбен 50 ел элек тәмамлап чыгып, очрашуга җыелган сыйныфташлар.
Июль аеның бер матур көнендә мәктәпне тәмамлаганга 50 ел тулу уңаеннан, сыйныфташлар бергә очрашты. Биш дистә ел узмаган да кебек, чәчләр чаларган булса да, алар һаман да шаян күңелле, тормыш мәшәкатьләрен бер читкә куеп, ул көнне мәктәп хатирәләренә чумдылар, балачакка кайттылар, яшьлекне искә төшерделәр, укыткан укытучыларны хөрмәт белән искә алдылар.
Алар беренче сыйныфка 110 укучы булып килгән. Берничә сыйныфка бүленеп белем алганнар. Мәктәп бинасында узган очрашуда уку елларын, укытучыларны искә алдылар. Хатирәләрне онытмас өчен мәктәптә бай эчтәлекле музей эшләп килә, анда кереп, үткәнннәр белән очрашасың. Музейда тематика буенча бүленгән, авыл тормышы, ветеран укытучылар, шәхси эскпонатлар, газета-журналлардан истәлекләр – барысы да монда.
Очрашу турында Ландыш Казакова-Шагиева менә нәрсә ди: “Без бүген хатирәләр дулкынында. Кыска чәчле, елтыр күзле, яшьлек дәрте бөркелеп торган кызлардан – әни, әбиләргә, кызлар чәченнән тартып, күңелгә рәхәт алып йөргән малайлардан – әти, бабайларга әйләндек. Хәзер үзебез балалар үстереп, оныкларны, киләчәк буынны тәрбиялибез. Безгә 3 этажлы яңа мәктәптә укырга туры килмәде. Биредә капкадан керүгә чәчәк түтәлләре, чисталык-пөхтәлек каршы ала, ишек төбендә елмаеп, мәктәп директоры Ләйсә Шаһитовна сәламләде. Без мәктәпнең һәр классына кереп, таныштык. Һәр класс-кабинет заманча, гаҗәеп матур. Безгә мондый мөмкинлекләр булмады: ул елларда, балалар күп булу сәбәпле, без таш, агач мәктәптә, иске торакта, трактор бүлмәсендә, колхозның иске яслесендә укыдык”, - ди Ландыш ханым.
Музейдан соң мәктәпнең актлар залына җыелалар. Биредә истәлекләр сөйләшеп, узган хәлләрне искә төшерәләр. “Мәктәптә классташыбыз Алсу Газизова туган абыйсы, авылдашыбыз – Бостан Газизов язган “Сыкрап үткән тормыш” китабын һәрберебезгә бүләк итте. Алсу гомере буе математика фәне укытучысы һөнәренә тугры калды. Лаеклы ялда булса да, бүген дә эштә”, - ди Ландыш Казакова.
Алсу Агымовна Гарипованың мәгариф өлкәсендә эшли башлавына августта 44 ел тула икән. Зәй-Каратай мәктәбендә математика укыта, балалар имтиханнарын уңышлы тапшырсыннар, белемле булсыннар дип, янып-көеп эшли.
Алсу Газизова әйтүенчә, гомер-гомергә укытучы белемле, сабыр, ярдәмчел, киңәшче булган. “Мине әнием белән олы тормыш юлына җитәкләп чыгарган укытучыларның күпләре инде бакыйлыкка күчтеләр. Классташлар белән очрашу булган көнне зиратка барып, дога кылып кайттык. Укыткан укытучыларыбыз турында бик күп язарга булыр иде. Рус теле укытучысы Гимадиева Гаҗилә апаның әдәбият дәресендә аңлаешлы матур сөйләмен авызына карап торып, бирелеп тыңлаганым хәзердә күз алдымда. Гимадиев Камил абыйның һәр көнне такта янына чыгарып, берсендә ниндидер формуланы белмәгән өчен, “күңел күзе булмаса, маңгайдагысы ботак тишеге генә” дип, кызартуын бүген дә хәтерлим. Химия укытучысы Кәримә апа үз фәненә гашыйк итүчедер мөгаен, ул теманы шундый аңлаешлы итеп, тормышка бәйләп аңлата иде. Химияне яратмасам да, аңлый идем. Шат абый физика дәресендә үткәргән кызыклы тәҗрибәләрен зур ачышка тиңләдек. Зәй-Каратай мәктәбе укытучылары безне олы тормыш юлына чыгаруда үз өлешләрен керттеләр, беренче укытучым Шагиева Миннура апага рәхмәт", - ди Алсу Агымовна.
Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында 21 июль санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Комментарии
0
0
Исанмесез! Сургуттан кайнар саламнар жибарам. Яраткан Туган авылыма кайтып килгандай булдым! Уземнен яшьлек бала чакларым иска тоште. Кадерле ,беренче Укытучым Миннур Апа...Нинди матур исталекле фото.
0
0