Балигъ булмаганнар эше буенча чираттагы комиссия утырышы үткәрелде. Анда яшьләрнең сәгать 10ннан соң урамда йөрүләре, шул ук вакытта исерткеч эчемлек кулланулары, машина йөртү хокукы булмыйча, исерек килеш руль артына утырулары һәм башка төр беркетмәләр каралды һәм ачыкланды.
1994, 1995, 1996 елгы яшүсмерләргә җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тиешле дәрәҗәдә тота белмәве сәбәпле...
Балигъ булмаганнар эше буенча чираттагы комиссия утырышы үткәрелде. Анда яшьләрнең сәгать 10ннан соң урамда йөрүләре, шул ук вакытта исерткеч эчемлек кулланулары, машина йөртү хокукы булмыйча, исерек килеш руль артына утырулары һәм башка төр беркетмәләр каралды һәм ачыкланды.
1994, 1995, 1996 елгы яшүсмерләргә җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тиешле дәрәҗәдә тота белмәве сәбәпле беркетмә төзегәннәр. Мәсәлән, аларның урамда соң йөрүләре, исерткеч эчемлек кулланып, үз-үзен кулда тота алмаслык дәрәҗәгә җитүләре, тирә-яктагы кешеләргә ямьсез сүзләр белән "ташланулары" турында сүз алып барылды. Мәсәлән, 1996 елгы егетнең ни өчен спиртлы эчемлек куллануы турында сораштыра башлагач, шунысы ачыкланды: әти-әнисе дә эчә һәм аның алдында талаша икән. Малайның аңлатуы буенча ул түзми, өйдән чыгып китеп, ярсыган күңелен сыра белән тынычландыра. Бу гаилә күзәтүгә алынды. Ә башка яшүсмерләргә килгәндә, аларның әти-әниләре чакырылып, балаларын күзәтүгә алырга кушылды. Шунысын да әйтергә кирәк, кайберәүләренең әтисез үсүләре дә моңа бәйледер. Чөнки комиссиягә чакырылган егетләрнең күбесе тулы булмаган гаиләдә үскән. Яшүсмерләр комиссия әгъзалары алдында мондый хәлнең башка кабатланмаслыгын әйтте. Аларның сүзләренә ышанасы иде дә бит...
Балаларны күзәтүгә алырга дигәннән, каникул чоры җитә. Әти-әни эштә, күп балалар һәм яшүсмерләр иркенгә чыга. Тормыш куркынычсызлыгы белән бәйле күңелсез хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин. Соң, күңелсез хәлләр ишетелеп тора бит. Шуңа ата-аналар да балаларына игътибарын арттырсыннар иде. Шулай булса, кәеф төшереп административ комиссиягә дә йөрергә туры килмәячәк.
Комиссиядә, шулай ук, спиртлы эчемлек кулланып, баласына игътибар бирмәүче 1979, 1980, 1989 елгы әниләргә карата төзелгән беркетмәләр каралды.
Бигрәк тә 1980 нче елгы хатын-кызга карата кырысрак булырга тырышты комиссиядәгеләр. Ни өчен? Чөнки, ул өч баласы була торып, тагын дүртенчесен көтә. Ә иң аянычлысы: спиртлы эчемлеккә мөкиббән икән. Иреннән аерылганы һәм балалары белән әнисендә торуы да ачыкланды. Комиссия әгъзалары туачак бала атасы кем булуын сорагач, хатын икеләнә-икеләнә, атасы барлыгын авыз эченнән генә пышылдады.
Комиссия барышында, 1996 елгы кызга карата төзелгән беркетмә күңелгә кереп калды. Ул ана назыннан мәхрүм, әбисе тәрбиясендә яши, анасы наркотик белән мавыгып, бу дөнья белән хушлашкан. Бу кызның өйдән чыгып китеп югала торган гадәте булуы ачыкланды. Ә ни өчен икәнен ул әйтергә теләмәде. Бар дөньядан курыккан сыман, башын түбән иеп, үз алдына ниләр уйлап басып торуы безгә мәгълүм булмады. Әбисенә, әгәр шундый хәл тагын кабатланса, аны Балалар йортына урнаштырачаклары турында белгертте комиссиядәгеләр.
Балигъ булмаган яшүсмерләргә, ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларга, эчкече ата-анага карыйсың да, күңелдә моңсулык, кызгану хисе барлыкка килә. Күп балалы, ялгыз һәм "салгаларга" яратучы ана туачак баласына бәхетле тормыш, өметле киләчәк бирә алырмы, бирә алмагач нигә бала таба икән, дигән уй килә күңелгә. Тормышның авырлыгын күреп үскән әлеге балалар үзләре нинди ата-ана булыр? Җавап юк. Әмма шулай да яхшыга өметләнәсе килә.
Нет комментариев