Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

“Эчмәгез, әниләр!”

Балигъ булмаганнар эше буенча чираттагы комиссия утырышы узды. Аңа шәһәр башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева җитәкчелек итте. Анда сүз әти-әниләрнең эчәргә яратуы, баласына тиешле тәрбия бирмәве, күп балалы ананың хокуклары һәм алимент түләмәү һәм башкалар турында барды. Комиссиядә, иң беренче итеп, 2003 елгы яшүсмер һәм аның әнисенә төзелгән беркетмә каралды. Бала...

Балигъ булмаганнар эше буенча чираттагы комиссия утырышы узды. Аңа шәһәр башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева җитәкчелек итте. Анда сүз әти-әниләрнең эчәргә яратуы, баласына тиешле тәрбия бирмәве, күп балалы ананың хокуклары һәм алимент түләмәү һәм башкалар турында барды.


Комиссиядә, иң беренче итеп, 2003 елгы яшүсмер һәм аның әнисенә төзелгән беркетмә каралды. Бала укырга йөрми, әнисе спиртлы эчемлек куллана. Ана кеше башын аска иеп, комиссия әгъзаларын тыңлады. Аларның сорауларына ишетелер-ишетелмәс итеп җавап кайтарды. Ул аларга башка мондый хәл кабатланмас дип әйтсә дә, күңел ышанмый. Ни өчен дисәгез, чөнки эчә торган кешегә күпме әйтсәң дә, әйтмәсәң дә, ул барыбер үзенекен эшли. Спиртлы эчемлеккә бәйләнгән кешене хәтта бишектә яткан баласы да кызыксындырмый бит, нинди инде ул 9 яшьлеге! Баласы анасы янында: "Әни, эчмә! Кирәкми! Син миңа кирәк!" дип ялварса да, ул аны: "Бар,миңа комачаулама, син әле миңа өйрәтергә "маңка" гына", дип сугып җибәрергә дә озак сорап тормый. Шундый очракларны укый, яисә үз күзләрең белән күрәсең дә, күңелдә нәфрәт уты кабына, нәрсә җитми инде бу хатын-кызга, дип уйлыйсың. Комиссиядә утыручылар бу гаиләне патронаж күзәтүгә алды һәм барысын да төзәтергә бер ай вакыт бирде.
Утырышка шулай ук күп балалы аналар да чакырылган иде. Берсе - өч, икенчесе - дүрт бала һәм аннан да күбрәк баласы булган аналар комиссия алдында җавап тотты. Бер ана "мошенник" кулына эләккән, бугай. Аның гаиләсенә аз йортлы авылда өй сатып алырга тәкъдим иткәннәр. Риза булып, бераз акча да түләгәннәр. Һәм, теге "мошенник"тан бүгенге көнгә кадәр хәбәр ишетелмәгән. Шуңа да, игътибарлы булып, фатир яисә өй сатыла дигән реклама кәгазьләрен тикшереп карагыз, "алдакчы тоткыны" булып куюыгыз мөмкин. Комиссиядәгеләр бу анага барысын да аңлатырга, күп балалы ана булгач, нәрсәләр эшләргә кирәклеген сөйләргә сүз бирде.
Күп балалы аналарның кайберләре исерткеч эчемлек кулланып, балаларын карамавы өчен төзелгән беркетмә каралды. Алар спиртлы эчемлек белән мавыкмауларын белгертеп, бу очракның ялгыш килеп чыгуын аңлатты һәм барысын да төзәтергә сүз бирде.
Ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең дә беркетмәләре каралды бу көнне. Аларның балаларын үз әниләре опекунлыкка алган. Алар баласы өчен алимент түләргә тиеш, тик түләмиләр. Акчаны йә эчүгә, йә "гулянка"га туздыра, баласы турында уйламый да. Ә әби-опекун ни эшләсен, үз оныгын тәрбияли инде.
Карап утырсаң, комиссиягә килүче кешеләр арасында нинди генә язмышлылар юк. Мәсәлән, 1969 елгы бер хатынга карата төзелгән беркетмә. Ул 1986 елгы егет белән яши. Аларның кызлары бар, аңа 1 яшь тә 4 ай. Дүрт бүлмәле фатирда тагын әтиләре, беренче иреннән ике баласы, абыйсы яши. Җитмәсә, тагын бер баласы булырга тора. Мондый хәлне ишетү яңалык булмаса да, кечкенә кызчык кызганыч. Өйдә чисталык юклыгы, исерткеч эчемлек кулланулары турында да әйтелде. Комиссия әгъзалары аларның тикшерүгә алынуларын искәртте.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: һәр озын юл - бу очракта тормыш юлы - беренче адымнан башлана. Кулыңа аракы алгансың икән - ахыры яхшы тәмамланмый. Шуны онытма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар