Хатынын үтергән элеккеге полиция хезмәткәре ирегеннән мәхрүм ителмәде
Татарстан югары суды 37 яшьлек Ренат Гыйззәтуллинга карата чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Тукай районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең элеккеге урынбасары әлеге ир-ат мәҗбүри дәвалану өчен психоневрология диспансерына озатыла. Исегезгә төшерәбез, Чаллы шәһәр суды, 2015 елның 23 февралендә иртәнге сәгать 4тә "Сайга-5" ау мылтыгыннан атып, хатынын үтергән 37 яшьлек Ренат...
Татарстан югары суды 37 яшьлек Ренат Гыйззәтуллинга карата чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.
Тукай районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең элеккеге урынбасары әлеге ир-ат мәҗбүри дәвалану өчен психоневрология диспансерына озатыла.
Әмма бу карар белән килешмәгән үтерелгән хатынның кыз туганы югары инстанциягә шикаять белдерде. Югары суд моңа кадәрге карарны үзгәрешсез калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев