Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Җинаятьче “кармагына” эләксәң...

Эчке эшләр бүлегендә халык белән "туры элемтә" оештырылды, социаль мошенниклык буенча "түгәрәк өстәл" артында сөйләшү үтте. - Мондый төр элемтәләр кварталга бер мәртәбә үтә. Кызганыч ки, әмма шалтыратулар кимеде. Март аенда 1 сәгать барган элемтә вакытында, нибары 1 шалтырату кабул иттек. Әмма моның икенче ягы да бар, димәк, халыкның полициягә...

Эчке эшләр бүлегендә халык белән "туры элемтә" оештырылды, социаль мошенниклык буенча "түгәрәк өстәл" артында сөйләшү үтте.


- Мондый төр элемтәләр кварталга бер мәртәбә үтә. Кызганыч ки, әмма шалтыратулар кимеде. Март аенда 1 сәгать барган элемтә вакытында, нибары 1 шалтырату кабул иттек. Әмма моның икенче ягы да бар, димәк, халыкның полициягә карата сораулары кими, - диде бүлек начальнигы вазифаларын башкаручы Альберт Җиһангиров.
"Туры элемтә" барышында алты шалтырату килде. Аның өчесендә гражданнарга төрле төрдәге ярдәм күрсәткәннәре өчен, 2 полиция хезмәткәренә рәхмәт җиткерделәр.
Ә менә Заварыкин урамы, 4 нче йортта яшәүчеләр үзләренең ишегалдындагы тәртипсезлеккә борчылуларын белдерде. Кичке вакытта биредә яшьләр җыелышып сыра эчә, чүп-чар ташлап калдыра. Бу шалтыратуны участок инспекторлары начальнигы контрольгә алып, кичке вакытта ишегалдында тикшерү үткәрәчәкләре турында әйтте.
Высоковольтная урамында тротуар юклыгы анда яшәүчеләрне борчуга сала. Халык юлдан йөрергә мәҗбүр, ә юлда зур тизлек белән машиналар "оча". Әлеге сорау белән шалтыратучы полиция начальнигы урынбасары янына шәхсән үзе чакырылды.
Соңгы вакытта шәһәр һәм район территориясендә һәм, гомумән, республикада социаль мошенниклык фактлары күбәйгән. Республикада шундый - 97, безнең шәһәрдә 3 очрак теркәлгән. Полиция начальнигы урынбасары Алмаз Юнысов сүзләренчә, бер генә очрак та ачылмаган.
- Мондый төр җинаятьләрне ачуы мөмкин дә түгел, - ди ул. Кагыйдә буларак, җинаятьчеләр үз корбаннарын телефон яисә Интернет челтәре аша табалар. Төрле күңелсез хәлләр уйлап табып, шалтыраткан кешегә сезнең якыныгыз яисә туганыгыз авариягә эләкте, проблеманы уңай якка хәл итү өчен билгеле бер суммадагы акчаны исәп-хисап счетына күчерегез дип, халыктан алдау юлы белән акча талыйлар. Әлбәттә, кеше ышанып, акчаларын җинаятьченең кулына үзе тапшыра. Аннан соң ярдәм сорап, полициягә килә.
Җинаятьче "кармагына" эләгүдән саклану һәркемнең үзеннән тора. Билгесез номердан шалтыратып, акча сораучылар белән элемтәне өзәргә, таныш булмаган кешегә ышанганчы, туганнарга, якыннарга шалтыратып, ачыклык кертергә киңәш итәләр полициядә. Бу юнәлеш буенча төрле төрдәге эшләр башкарыла. Банк хезмәткәрләре белән аңлату эшләре үткәрелгән, подъезд ишекләрендә, кибетләрдә һәм, гомумән, җәмәгать урыннарында әлеге төр җинаятьләрдән саклану турында белешмәлекләр ябыштырылган. Алар үз нәтиҗәләрен бирә, дип саный полиция хезмәткәрләре. Элек мондый җинаятьләр саны ике-өч дистә булса, хәзер күпкә кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция