Күп сораулар биргән: татарстанлы газиз әнисен үтергән
Әлмәт районында яшәүчегә 15 елга ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Бу көннәрдә әнисе белән улы арасында бик каты ызгыш килеп чыккан. Йортына исерек хәлдә кайткан 32 яшьлек ир-атның уенда йокы кайгысы гына булган. Тик әнисе аның тынычлыгын бозып, әллә нинди сораулар бирә башлаган. Ыгы-зыгылы тормыштан һәм даими гаугалардан туйган ир...
Әлмәт районында яшәүчегә 15 елга ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Бу көннәрдә әнисе белән улы арасында бик каты ызгыш килеп чыккан. Йортына исерек хәлдә кайткан 32 яшьлек ир-атның уенда йокы кайгысы гына булган. Тик әнисе аның тынычлыгын бозып, әллә нинди сораулар бирә башлаган.
Ыгы-зыгылы тормыштан һәм даими гаугалардан туйган ир бер мизгелдә пычак алган һәм әнисен яралаган. Алынган җәрәхәтләрдән аның гомере урында ук өзелгән, дип яза Әлмәт таңнары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев