Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Яман чиргә нокта куярга вакыт

Шәһәр мэры Рәгать Xөсәенов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев җитәкчелегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Көн кадагына башкарылган эшкә йомгак ясау, әти-әниләр белән эшләү, "Уңышка юл" программасының үтәлеше, наркопритоннарны бетерү, эшкә урнашканда медицина тикшерүе үтү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару кебек мәсьәләләр куелды. Наркотикларның законсыз әйләнеше бүлеге...

Шәһәр мэры Рәгать Xөсәенов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев җитәкчелегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Көн кадагына башкарылган эшкә йомгак ясау, әти-әниләр белән эшләү, "Уңышка юл" программасының үтәлеше, наркопритоннарны бетерү, эшкә урнашканда медицина тикшерүе үтү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару кебек мәсьәләләр куелды.


Наркотикларның законсыз әйләнеше бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Алексей Турецков :

- Район буенча әлегә хәл тотрыклы. Агымдагы елны бу юнәлештә 45 җинаять теркәлгән, шуның 33е тыелган препаратлар саклау буенча кузгатылган. Узган ел 48 җинаять теркәлгән булган. Наркотиклар сату урыннарын ачыклау да кимегән, - диде.

Оператив төркем тарафыннан шәһәрдә 2 грамм күләмендә "спайс" кебек тарту кушылмалары алынган. Алар белдергәнчә, "спайс" безгә Чаллы шәһәреннән керә.

"Мәк" операциясе кысаларында, кыргый киндер (конопля) үсә торган 5 зур нокта ябылган. Моннан тыш, наркотик кулланучылар турында мәгьлүматларның халык тарафыннан җиткерелүе - эшне оператив рәвештә башкарырга ярдәм итүен искәртеп үтте А. Турецков.

Шәһәрдәге предприятие хезмәтчәннәренең медицина тикшерүен үтүе белән баш табиб урынбасары Риф Әмиров таныштырды.

Район үзәк хастаханәсе белән әлегә 9 предприятие генә килешү төзегән. Калган 20 се моңа "кул селтәгән" булса кирәк. Бу уңайдан эшлиселәр шактый әле.

- Наркотиклар кулланучы кешеләр Әлмәт, Бөгелмәдә стационар рәвештә дәвалана ала. Тик күп очракта наркобәйлелек белән интегүчеләр анда барудан баш тарта. Моны акча, транспорт булмау белән бәйлиләр. Юкса, чираттагы дозага акчалары һәрвакыт бар, - дип белдерде докладчы.

Уку йортларында үткәргән тест нәтиҗәләренә килгәндә, Казан авиация институтында белем алучылар сәламәт яшәү ягында. Ә менә 32 нче лицей белән Лениногорск нефть техникумының күрсәткечләре мактанырлык түгел. Исерткеч эчемлекләр белән мавыгу яхшыга илтмәве турында әңгәмәләр алып барылса да, җитешсезлекләр һаман да күзәтелә.

Наркотиклы матдәләрне даруханәләрдә табиб язуыннан башка да алып булуы - наркоманнарга юл ача. Бәлки бу юнәлештә берәр төрле катгый чара күрелсә (әйтик наркотиклы препаратларны табиб язуы белән генә бирергә) наркотик куллану очрагы кимер иде. Бу турыда Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы ярдәмчесе Алия Ситдыйкова да искәртеп үтте.

Мәктәп укучыларына килгәндә, 2008 елдан бирле "Уңышка юл" программасы эшләве - балаларны упкынга төшүдән саклап кала. Программа нигезен укучылар һәм аларның әти-әниләренә аңлату эшләре алып бару тәшкил итә.

2009 елдан бирле "Мөстәкыйль балалар" проекты уңышлы гына эшләп килә. Монда кергән бала төрле кибетләр, музей, чәчтарашханә хезмәтеннән ташлама белән файдалана ала. Быелның 1 сентябренә "Мөстәкыйль балалар" белән 43 укучы килешү төзегән. Алар, килешү нигезендә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш булалар.

Наркотикларның яман чир булуын истән чыгармыйча, аңа нокта куярга вакыт. Ә моның өчен эчке эшләр бүлегенең генә түгел, һәммәбезнең дә актив көч куюы мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X