Кайвакыт уйламыйча әйтелгән сүз белән кешене рәнҗетүең бар. Моңа дәлил итеп бер очракны язасым килә.
Урамга туфрак китереп аударганнар. Шул өемнән бер бабай бакчасына алып барыр өчен капчыгына туфрак тутыра.
- Улым, нишләп эндәшмичә, янымнан үтеп китәсең? - ди миңа.
Аны-моны уйлап тормыйча: "Бабай, авыр туфрагың җиңел булсын", - дидем....
Кайвакыт уйламыйча әйтелгән сүз белән кешене рәнҗетүең бар. Моңа дәлил итеп бер очракны язасым килә.
Урамга туфрак китереп аударганнар. Шул өемнән бер бабай бакчасына алып барыр өчен капчыгына туфрак тутыра.
- Улым, нишләп эндәшмичә, янымнан үтеп китәсең? - ди миңа.
Аны-моны уйлап тормыйча: "Бабай, авыр туфрагың җиңел булсын", - дидем. Аннары гына башыма бәрде: кешегә шулай әйтәләрме инде. Хәзер соң, үкенүдән файда юк, әйткән сүз - аткан ук, диләр бит. Әлбәттә, әлеге сүзләрем бабайга ошамады, үпкәләп: "Улым, син бит начар тәрбия алып үскән кеше түгел, нигә андый теләк телисең? Мин бит әле исән-сау, Аллага шөкер", - диде. Моңа каршы җавабым булмады.
Хәйләкәр чегән
Бу вакыйга сугыш елларында була. Берәү бал сата икән. Кемнең нинди савыты бар, шуны тотып килә дә, ә теге шуларга тутырып, үлчәп бирә икән. Бер чегән дә балга кызыккан, ләкин савыты юк моның. Бераз уйлап торганнан соң, яхшы гына фикер туа: ярты кирпеч ипинең эчен - йомшагын ала да, сатучыга биреп: "Тутыр шуңа балны", - ди. Нишләсен, тутыра инде. Үлчәп бәясен әйтә, ләкин чегән риза булмый, киреләнә, кире алырга куша. Сатучы мескен күндәм кеше булган, күрәсең. Булдыра алган хәтле балны ипи эченнән ала. Ә чегән ярты ипине алып китә. Ләкин анда әзме-күпме бал сеңгән бит. Хәйләкәр булып чыга үзе тагын .
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев