Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

5 бала әнисе Гаҗилә Фәрзиеваның өй эче аның кул эшләреннән балкый

Урмышлы аввылында яшәүче Гаҗилә апа Фәрзиеваның кул эшләре сокландыргыч. Авыл мәдәният йортындагы күргәзмәләрдә аның эшләре аерым бер матурлык белән күренеп тора.


Гаҗилә апа хәтта кызлары мәктәпне тәмамлап, укырга киткәндә дә: “Кулларыгыз буш тормасын, буш вакытны юкка әрәм итмәгез, менә шушы пар мендәр тышларын чигеп алып кайтырсыз”, - дип озатып калган.

“Әни апа белән безгә шулай дип кушып җибәргәч, без аның сүзен тыңладык, мендәр тышлары чиктек. Безне дә кул эшләренә өйрәтеп үстерде. Әнинең кулыннан килмәгән эше юк. Ничек барысына да өлгерә? Өй эче аның кул эшләре белән балкып тора. Җәй айларында бакчада ул, җимеш агачлары, куаклары үстерә, аннан җимешләре белән сыйлый. Әти белән без – биш баланы тәрбияләп аякка бастырдылар, олы юлга чыгардылар. Менә тиздән әниләр көне, кадерле кешебез – әниебезгә без дә изге теләкләр телибез. Озын-озак еллар шулай бергәләшеп яшәргә язсын”, - ди кызы Гүзәлия Илалтдинова.

Гаҗилә Заһит кызы Урмышлы авылында 6 балалы гаиләдә беренче бала булып, 1949 елда туа. Ишле гаиләдә, өстәвенә олы апа да булгач, бар эш аның җилкәсенә төшә. Кечкенәдән үк үзеннән соң булган туганнарын тәрбияләүдә булыша. 8 классны тәмамлагач, колхозга эшкә – сыер саварга китә. Йорттагы эшләрне дә карый, әнисе белән әтисе шул чакта өй дә җиткерәләр. 

Яшь кыз шушы авыл егете Әкрәмне язмыш юлында очрата, ул аңардан олырак, (1941 елгы) һәм 1967 елда гаилә корып җибәрәләр. Гаҗилә апа төп йортка килен булып төшә. Төшкән җирендә таш була, диләр андыйлар турында, яшь килен кайнанасы белән дә уртак тел табып яши. Әкрәм Имам улы озак еллар шофер булып эшли.  Гаҗилә апа фермадан киткәч, сөт җыю пунктына лаборант булып урнаша. Шулай почтальон булып та эшләргә туры килә. “Әнигә ияреп, без дә аңа булышырга бара идек”, - дип искә ала кызы Гүзәлия.

Гаҗилә апаның  куллары һәрвакыт хәрәкәттә, төп эшеннән соң, йорттагы эшләрне дә карагач, ул  күлмәкләр тегәргә дә вакыт тапкан. Аңардан күлмәк тегеп бирүне сораучыларга да каршы килмәгән. Шулай ук сөлге чигеп бирү буенча да аңа мөрәҗәгать иткәннәр. Ике кызының бирнәсендә дә күңел җылысын биреп, балаларым бәхетле булсыннар дигән теләк кушып эшләнгән кул эшләре. 

Гаҗилә апа белән Әкрам абый биш бала: ике кыз, өч малай тәрбияләп үстергәннәр. “Өчебез Урмышлыда яши. Бер туганыбыз Түбән Камада, икенчесе – Әлмәттә гаиләләре белән гомер итәләр. Әтиебез бүгенге көндә, кызганыч, исән-сау түгел. Әниебез биш баланың, кияү-киленнәрнең игътибарын, ихтирамын тоеп яши, аллага шөкер”, - ди кызы Гүзәлия ханым.

Гаҗилә апаның шатлык-куанычлары булып ун оныгы һәм тугыз оныкчыгы тора. Ул тәмле ризыклары белән каршы ала, хәер-фатихасын биреп озата. Биш баланы да миһербанлы, эш сөючән итеп үстергәннәр, оныкларга да яхшы теләкләрен җиткереп тора.

 Гаҗилә апа бүген дә тик тора белми, гел хәрәкәттә. Мендәр тышлары, урындыкларга җәя торган өслекләр, рамга куелган картиналар, ашъяулыклар, роза чәчкәләре һәм тагын әллә никадәрле эшләр. Тегү, чигү эшләре янына сәйләннәр белән чигү дә өстәлгән, соңгы елларда шуның белән мавыгып киткән. Өен ямьләндереп, гөлләр үстерә. Ә бакчадагы җиләк-җимеш агачлары аның тырыш хезмәтеннән, кул җылысыннан тәмле, татлы җимешләрен бүләк итә. 

 

фотолар Фәрзиевлар гаиләсе архивыннан

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X