Алар илебезгә Җиңү яулады
Ул 92 яшендә дә Казандагы мәктәпләрнең берсендә хәрби әзерлек буенча дәресләр алып барган. Аның сугыш, андагы геройлар һәм фронт турындагы хикәяләрендә берничә буын үскән.
Миннехәниф Низамов турында Туган якны өйрәнү музеенда булганда, аның турындагы бай мәгълүмат белән таныштым. Аның фотоларын, грамоталар тулы папкасын, хәрби сумкасын һәм орден-медальләр тагылган кителен балалары һәм оныклары музейга тапшырган. Хәниф Кыямович аларны Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеена васыять итеп калдырган.
Ул Иске Иштирәк авылында 1926 елда, күпбалалы гаиләдә туып-үскән. Ул үзе бу хакта: “Мин бик салкын елны туганмын, ачлык елны. 1939 елга кадәр безнең авылда уңыш булмаган. 1940 елда яхшыра башлаган, тик бу шатлык озак бармаган, сугыш башлана”, - дип әйткән.
Авылда сельсовет бинасына урнаштырылган тавыш көчәйткеч яман хәбәрне җиткерә: Германия безгә каршы сугыш башлаган! Ул вакытта Хәниф Низамовка 15 яшь була. Авылдан бер-бер артлы ир-атлар яу кырларына китә башлый, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Әтисен олы яшьтә булу сәбәпле, сугышка түгел, ә Мәскәү тирәсенә кораллар ясау заводына эшкә җибәрәләр. Хәниф Низамовның үзен 1943 елда, 17 яшендә сугышка алалар. Алар белән берничә айга сузылган хәрби әзерлек үткәрәләр, корал белән эш итәргә өйрәтәләр. “Хәрби әзерлек пункты авылдан 5 км ераклыкта иде. Колхоз рәисенең безне кырда эшләтәсе килде. Апрельдән ноябрьгә кадәр башта өйррәнүләрдә булып, аннан кырга барып эшләп йөрдек”, - дип язган ул хатирәләрендә.
1943 елда Миннехәниф Низамовны Ерак Көнчыгышка, Япония чигенә җибәрәләр. “1943 елда Тегеран конференциясе вакытында Иосиф Сталин Германияне капитуляцияләгәннән соң, Япониягә каршы сугышка керергә әзер торуын хәбәр итә. Әлеге вәгъдәсен Ялтада һәм Потсдамдагы конференцияләрдә раслады”, - дип искә алган полковник Хәниф.
Аны миномет расчетына билгелиләр. Япония белән сугышка кадәр, аларның дивизиясе Маньчжурия чигендә була. Ике еллап солдатлар тауларда һәм уйсулык җирләрдә яшиләр. Казарма урынына – салкын землянкалар, анда караңгы һәм юеш. Солдатлар еш чирләгән, дәваланып килеп, янәдән фронтка кайтканнар. Җиңү көнен игълан иткән вакытта, Хәниф Кыямович укуларда, чик буенда була. Алар тиздән японнар белән сугыш башланачагын белеп, бу җиңү хисе аларга шатлык китерми.
Германия союзнигы белән сугыш нәкъ 3 айдан соң башлана. Ветеран истәлекләре буенча, полкка күп авырлыклар аша үтәргә туры килгән. Яу вакытында полкның күп өлеше һәлак була. Хәниф Низамов авылдашы – Атлас Билаловны да югалта. “Минометчылар сугышлар вакытында һәрвакыт алгы сызыкта, пехота белән янәшәдә. Пехота белән янәшәдә булсак та, яу вакытында котлованнарда (чокырларда) ышыкланып калырга була иде әле, ә пехотага чиста кырда булырга туры килде. Шунлыктан күп солдатларыбыз һәлак булды”, - дип сөйләгән.
Мукден һәм Мудотьзянны алгач, совет солдатлары Харбинны азат итәләр. 22нче укчы дивизиясенә Харбин исеме дә өстәлә. Сугыштан соң 22нче Харбин укчы дивизиясен Камчаткага күчерәләр. Анда Хәниф абый радио мәктәпне тәмамлый һәм радиотелефонист булып хезмәт итә. Аннары Ленинград өлкәсенә радиотехник училищега укырга җибәрәләр. Аннан запаска киткәнче ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.
Отпускасы вакытында авылына кайтканда, булачак тормыш иптәшен очрата. Сания апа мәктәптә укытучы булып эшли торган булган. Алар гаилә корып җибәрәләр, өч кыз тәрбияләп үстерәләр.
Низамовлар гаиләсе 1970 елда, ветеран запаска киткәч, Казанга күчә. Ул ел саен Җиңү парадларында катнашкан, 2010 елда исә Мәскәүдә, Бөек Җиңүнең 65 еллыгындагы парадта да катнашкан.
фото: музей сайтыннан
Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында басылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев