Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

АЛМА БӘЛЕШЕ

Кирәк: Эчлек өчен: * алма - 1 кг; * лимон - 1/2 данә; * кукуруза крахмалы - 1 аш кашыгы (өеп); * шикәр комы - 2 аш кашыгы; * дарчин - 1 чәй кашыгы; * сыер мае - 20 г. Камыр өчен: * он - 250-300 г; * сыер мае...

Кирәк:

Эчлек өчен:
* алма - 1 кг;
* лимон - 1/2 данә;
* кукуруза крахмалы - 1 аш кашыгы (өеп);
* шикәр комы - 2 аш кашыгы;
* дарчин - 1 чәй кашыгы;
* сыер мае - 20 г.

Камыр өчен:
* он - 250-300 г;
* сыер мае - 180 г;
* каймак (20% ) - 2 аш кашыгы;
* ванилин - 1 г;
* тоз - бер чеметем.

Бизәү өчен:
* бөтнек;
* шикәр оны.


Онны ике мәртәбә илибез.
Уртасын чокырлап, шуңа йомшаган акмай, бер чеметем тоз, 1 грамм ванилин, 2 аш кашыгы майлы каймак (20%), бер чәй кашыгы камыр күперткеч салып, камыр басабыз.
Озак басарга кирәкми, 2 минут әвәләп, камырны түгәрәклибез.



Камырыбызны полиэтилен элпәгә төреп, төнгә суыткычка куеп калдырабыз. Әгәр дә бәлешне көнендә пешерергә теләсәгез, ярты сәгать тирәсе көтәргә кирәк булыр.



Эчлек ясыйбыз
Моның өчен алманы юып, кабыгын әрчибез, уртасын алабыз да, юка гына телемләп турыйбыз. Тураган алманы табакка салып, 1 чәй кашыгы дарчын, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы, вак угычтан уылган лимон кабыгы өстәп, өстеннән яңа сыгылган лимон суты сибәбез һәм яхшылап болгатабыз.


Камырны суыткычтан алып, ике өлешкә бүләбез. Һәр өлешне юкартып җәябез. Уклауга яртылаш чорнап, камырны табага күчерәбез. Камырны таба читенә кадәр күтәреп, бортлар ясыйбыз.


Эчлекне камыр өстенә бушатабыз. Бүленеп чыккан сутын салмыйбыз.


Эчлек өстенә тигез катлам итеп акмай түшәп чыгабыз.


Камырның икенче өлешен дә юкартып җәеп, бәлеш өстенә каплыйбыз, кырыйларын башта чеметеп, аннары матур итеп бөреп чыгабыз.



Бәлешнең уртасында кечкенә тишек ясыйбыз - пары чыксын өчен кирәк.


Бәлеш өстенә эчлектән калган сутны ягабыз да 205 градуска кадәр кызган мичкә тыгып, 35-45 минут пешерәбез.


Өсте матур итеп кызарса, бәлеш әзер дигән сүз.
Суныгач, бәлешебезне матурлап кисеп, бөтнек һәм шикәр оны белән бизәп, чәй табынына чыгарабыз.

Марина Дмитриева

http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vypechka/?id=6135

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев