Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Авыл мәчетләрендә мобилизацияләнгәннәрнең якыннары белән очрашу мәҗлесләре үткәрелә (+ фотолар)

Район авыллары мәчетләрендә әби-бабайлар белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре, хатыннары белән очрашу мәҗлесләре уза.

 

 “Хәрби солдатларыбыз өчен бераз булса да, рухи ярдәм булыр дигән максат белән оештырдык ул мәҗлесләрне. Очрашуларда вәгазь сөйләү, Коръән уку була, киткән ир-егетләрнең исән-имин кайтуларын сорап, дога кылына”,- ди шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов.

Әлеге мәҗлесләрдә сабырлык, түземлек, тәкъдир турында вәгазь сөйләнелә, язмыштан узмыш юк дигән гыйбарә ассызыклана.

“Һәрбер кеше белеп торырга тиеш: Аллаһы Тәгалә кушканы була, кушмаганы – юк. Аллаһы Тәгалә яклаган кешене беркем дә харап итә алмый, Аллаһы Тәгалә якламаган кешене инде беркем дә саклый алмый дигән нәсыйхәтләр әйтелә”, - ди Булат хәзрәт.

Бүгенге көндә мәҗлесләр  Шөгердә “Фаяз” мәчетендә һәм Керкәледә “Локман” мәчетендә узган, калган авылларда да узачак, диделәр мөхтәсибәттә.

фотолар: мөхтәсибәттән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X