Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Безгә язалар: Куллары алтын булганга, «Алтын Әнәс» диләр аңа

Төхвәтуллин Әнәс Алтынбай улын Сарабиккол авылында белмәгән бер генә кеше дә юктыр дисәм, һич ялгышмамдыр.

Куллары алтын булганга, җитмәсә әтисенең исеменә дә бәйле рәвештә бик тә яратып, якын итеп, “Алтын Әнәс” диләр аңа.

Әнәс абый 1932 елның 6нчы гыйнварында Сарабиккол авылында дөньяга аваз сала. Әтисе – Алтынбай Төхвәт улы, әнисе – Мәхүбә Әбделгани кызы (Түбән Чыршылы) – икесе дә күмәк хуҗалыкның авыр эшләрендә гомер кичерәләр. Гаиләдә өч бала: абыйсы Зәкиҗан –  бик күп дәүләт бүләкләренә ия булган, рәхмәт хатлары, мактау грамоталары белән бүләкләнгән сәясәтче, озак еллар Яр Чаллы каласын чәчәк-гөлләргә күмеп яшәгән, сәләтле Рәвгать Зәки улы Алтынбаевның әтисе. Һәм сеңелесе Нурия (ул да мәрхүм инде) тәрбияләнәләр. 

Әти-әниләре алар йокыдан торганчы, әллә кайчан хезмәттә була, ә кичен балалар алар кайтканны да көтеп тора алмый йокларга яткан була, шулай ачлы –туклы көн күрәләр. “Көн яктысы төшүгә, әни янына барып, кача-поса кыздырган бодай белән тамак ялгап кайта идек, көнлек ризык шул була иде”, - ди искә алды ул.

Сугыш башланганда ул Сарабиккол мәктәбендә 2нче сыйныфта укый торган була. “Безне шул яшьтән басуларга чүп утарга, башак җыярга алып чыгып китәләр иде”, - ди ул көрсенеп. Безнең әңгәмәбез барышында ул шул чор укытучыларын тирән ихтирам белән искә алды: “Ач-ялангач балаларны эшкә ияртеп бару, алар белән бригадир билгеләп киткән эшне ахыргача башкару – күпме көч сораган бит, ул укытучылар да ачлы-туклы, ялгыз тормыш арбасы тартучылар иде”.

Уку елы 25нче майда төгәлләнгәч, 20нче октябрьгә кадәр колхоз басуларында авыр хезмәт башкарганнар. Печән әйләндерү, комбайннар артыннан башак җыю, киндер җыю һәм көлтәләргә кую – болар барысы да Җиңү көнен тизрәк якынайту максаты белән эшләнә. Күп балалар авырлыктан укуны ташлыйлар, әмма кечкенәдән үҗәт Әнәс абый 7 классны тәмамлау турында документ алып, әнисен сөендерә.

Аннары тагын авыр эштә кул көчен кертеп эшләвен дәвам итә: 16 яшьтән атлар белән сабан сөрә, лобогрейкада, жаткада тир түгә, хәтта төннәрен кунып эшлиләр. Әтисе – Алтынбай абыйны сугышка алалар, әмма 50 яше тулган булу сәбәпле, кире борып кайтаралар. Авыр крестьян тормышыннан таушалган гаилә башлыгы бу дөньядан иртә китеп бара, 59 яшендә дөнья куя.

Әнәс абый сөйләшергә бик тә ярата. Олысына, кечесенә дә хөрмәт белән карый, шуңа аны барысы да хөрмәт итә. 

Бөек Җиңү көнен аерым хәтерләми ул: чөнки бу көнне ерактагы басуда чәчү эшләрендә катнашкан чагы була. Җиңү егетләрнең яшәүгә дәртен арттыра. 1949 елда берничә авылдашлары белән Әнәс абый Нурлат районына агач кисеп-кайтару эшенә китә. Һәр таң туу белән 25 чакрым ераклыктагы урманга эшкә йөриләр, 1951нче елга кадәр шунда эшли. 

Аннары армия сафларында хезмәт итәргә алына. Мәскәү янәшәсендәге шәһәрдә 10 ай хәрби укуларда була, авиация механигы һөнәрен үзләштерә, соңрак Саратов шәһәренә юллана һәм очышчылар әзерләү уку йорты каршында хезмәт итә. 4 ел гомер солдат хезмәтенә багышлана.

Ул армия хезмәтен тутырып кайту белән паспорт алуга ирешә һәм Лениногорск шәһәренә эшкә урнашырга тели. Тик ялгыз әнисе аны туган авылда калырга күндерә. Шул сөйләшүдән соң егет авылда төпләнеп кала. Бөгелмәгә тракторчы-комбайнерлар әзерләү курсында укый, 10 айдан соң хезмәт юлын МТСта дәвам итә, тракторга утыра. Авылда, хәзерге техникалар мастерское урынында, нефтеразведка конторасында шоферлар әзерләү курслары ачып җибәрәләр. 

Безнең Әнәс абый курсларга кушыла, таныклык ала. Агрегатларны ремонтлауны үз өстенә ала, аларга “җан өрә”, алтын куллары белән тимерләргә “сулыш бирә”. Комбайнчы ярдәмчесе булып, 750 гектар җир суктыруларын, шуның өчен кулына 750 сум акча алуын зур горурлык белән сөйли әңгәмәдәшем.

1963нче елда күрше Кирлегәч авылы кызы – Фатыйма Имаметдин кызы белән гаилә корып җибәрәләр. Киленнең дә асылын эләктерә.Фатыйманы апаны сихри моңга ия булганы өчен Сарабикколның сандугачы дип атыйбыз. 2023 елда алар бергә яшәүләренең 60 еллыгын бәйрәм иттеләр.

Әнәс Төхвәтуллин 68 яшенә кадәр хезмәт юлын дәвам итте, күпләр өчен маяк булды, тормыш мәктәбе укытучысы хезмәтен үткәрде. Бүгенге көндә аның архивында күп санлы мактау, рәхмәт хатлары, грамоталар, сугыш чоры тыл батыры буларак, орден-медальләр бар. Ә иң зур бүләк: “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” исемен раслаучы күкрәк билгесе. Димәк, хезмәткә багышланган гомер юлы бушка узмаган, дәүләт тарафыннан югары бәяләнгән, ә бу җир кешесе өчен зур мәртәбә!

Бүгенге көндә үзе бик гади, үзе уңган-булган, хөрмәткә ия шәхес – Әнәс Алтынбай улы өч баласы, алты оныгы, алты оныкчыгы җылысын тоеп, тормыш иптәше Фатыйма апа белән гомер йомгагын сүтә дә сүтә әле. Бәрәкәтле гомердә тагын озак еллар яшәсен.

Гүзәл Гаделшина,
Сарабиккол авыл җирлеге башлыгы.

фото: авыл җирлегеннән

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев