Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Быел диспансеризацияне кемнәр үтә ала?

Авыруны дәвалауга караганда, аны кисәтү күпкә җиңел һәм очсызга төшә. Диспансеризация программасы кысаларында һәрбер кеше түләүсез медицина тикшеренүе үтәргә һәм квалификацияле белгеч киңәшләре алырга, шулай ук озакка сузылган авырулар һәм элек үк үсеш алган патология турында бәяләмә алырга хокуклы. 2018 елда диспансеризацияне түбәндәге елларда туучылар үтә ала: 1997 1994 1991...

Авыруны дәвалауга караганда, аны кисәтү күпкә җиңел һәм очсызга төшә. Диспансеризация программасы кысаларында һәрбер кеше түләүсез медицина тикшеренүе үтәргә һәм квалификацияле белгеч киңәшләре алырга, шулай ук озакка сузылган авырулар һәм элек үк үсеш алган патология турында бәяләмә алырга хокуклы.
2018 елда диспансеризацияне түбәндәге елларда туучылар үтә ала:
1997 1994 1991
1988 1985 1982
1979 1976 1973
1970 1967 1964
1961 1958 1955
1952 1949 1946
1943 1940 1937
1934 1931 1928
1925 1922 1919
Мондый чараның төп максаты - гражданнарның сәламәтлек дәрәҗәсен системалы рәвештә күзәтү.
Беренчедән, һәрдаим үткәрелүче профилактик тикшерү иртә вакытта ук бик күп озакка сузылучы чирләрне ачыкларга ярдәм итә. Аларга түбәндәгеләр керә:
Шикәр чире;
Тын алу системасы патологиясе;
Онкология авырулары;
Йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге бозылуы.
Статистика биргән мәгълүматлар буенча, нәкъ менә билгеләп үткән чирләр Россия Федерациясе халкының өчтән бер өлешенең үлеменә китерә. Диспансеризация программасына нәрсәләр керүен белү өчен тору яки теркәлү урыны буенча урнашкан поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән паспорт, медицина иминиятләштерүполисы, СНИЛС булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев