Гайшә апа Авширова - ятимлек ачысын татып, 16 яшендә хезмәт юлын башлаган
Сугыш чоры балалары дип әйтүгә, авырлык белән гомер иткән, ачлык-юклыкны күргәннәр күз алдына килә. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек. Ятимлек ачысын да татыганнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә.
Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Алар исән чакта Хөкүмәт тарафыннан тиешле игътибар күрсәтелсен иде дә бит... Нигәдер алар үгисетелгән кебек кала. Әлеге язмамда сугыш чоры баласының берсе – үземнең олы апам – Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, Гайшә Салих кызы Авширова турында язасым килә. 90 яше алдыннан аның катлаулы тормыш юлын, үткәнен искә төшерәм.
Гайшә апа безнең гаиләдә икенче бала булып, Кирлегәч авылында 1931 елның 2 августында дөньяга килә. Беренчесе – ир бала, Нәкыйп абый иде. Безнең инәй – авылда гади колхозчы, әти Шөгер МТСында Иске Куакта тракторчы булып эшләгән. Гайшә апайдан соң гаиләдә тагын өч бала туа: Хафизә, Нәҗип, Рәмзия. Шулай матур гына яшәгәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елның февралендә әтине сугышка алалар һәм 1943 елның март аенда Ленинградны азат иткәндә һәлак була. Әти фронтка киткән көннән башлап, инәй, Нәкыйп абый һәм Гайшә апа җилкәсенә гаилә арбасын тарту вазифасы йөкләнә. Абыйга 13 яшь кенә булса да, колхозда тайлар көтүен көтә башлый. Инәй көн-төн колхоз эшендә. Йорт-өй мәшәкате һәм өч бәләкәй балаларны карау 10 яшьлек Гайшә апага кала. Шул елларда истә калган мизгелләрне искә төшерәм дә, бу апа ничек түзде икән дип, хәйран калам. Җәй җитү белән аш пешерү өчен кычыткан, балтырган, алабута үләннәрен җыярга, шулардан аш пешерергә, бәрәңге бакчасын карарга кирәк һәм башкалар, һәм башкалар.
Балтырган, кузгалак кебек үләннәр авыл тирәсендә үсмиләр иде, аларны җыярга 6-7 километр ераклыктагы кырга (“кислый овраг” дип йөртәләр иде), Чирмешән белән Лениногорск районы чикләшкән җиргә барырга кирәк иде. Ач-ялангач килеш, җәйге кызу көннәрдә, шушы араны ничек үтеп, ничек шул үләннәрне күтәреп кайттыгыз икән?! Күрше апалар белән кайтып кергәч, аркагыздагы биштәр капчыкны салып, хәлсезләнеп, баскычка утыра идегез дә, “су бирегез тизрәк” дип әйтә идегез. Без исә тизрәк биштәр капчыгын актарып, балтырганны эзләп, моннан да тәмле ризык юктыр дип, ашый идек.
Менә кулымда Гайшә апаның хезмәт кенәгәсе. Эшли башлаганда аңа 16 яшь булган. 1947 елның 15 августында Кирлегәч 7 еллык мәктәбенә җыештыручы булып урнаша. 1957 елның 16 ноябренә кадәр мәктәптә һәм Кызыл Октябрь колхозында сыер савучы булып эшли.
Ул чакта җыештыручыларның хезмәте гади генә түгел иде. Үзенә билгеләнгән классларны җыю, юу, тузаннарны сөртү, кыш көнендә мич ягу, балалар дәрескә килгәнче, класслар җылытылган булырга, утын исе бетәргә тиеш. Балаларга ис тимәсен өчен җыештыручылар иртәнге өчтә килеп, мич ягалар иде. Коега барып, су алып кайтып, балаларга эчәргә дип су савытларын тутырып куялар, дәрес башлануын һәм тәмамлануын белдертеп, кыңгырау шалтыраталар (мәктәп класслары өч бинада, өч җирдә урнашкан иде). Укучылар мәктәпкә икенче алмаш аяк киеме алып килми иде, чөнки юклык заманасы. Аякта – чабата. Шуның белән класска кереп утырабыз.
Гайшә апабыз авырлыкларга бирешми, сынмый, сыгылмый. Заготконторада бәрәңге дә киптерә, тимер юлда – путевой эшче, асфальт-бетон заводында эшли. Тадҗикстанда, Уратюба шәһәрендә гидроэлектростанциягә буа төзелешендә дә катнаша. 1954 елдан 1965 елга кадәр алар җизнәм (ул күрше авыл Сарабикколдан) Габдулхак Мөхәммәтъяр улы Авширов белән, бәхет эзләп, Әлмәт, Бөгелмә, Тадҗикстан җирләрен әйләнеп, Әлмәткә кайтып урнашалар. Җизни “Әлмәтнефть” идарәсенең ЦППД цехына эшкә урнаша, Гайшә апа Әлмәт район нефтьүткәргечләр идарәсенә лаборант булып эшкә керә. 1986 елда лаеклы ялга чыга.
Язмыш сыный бит адәм баласын. Әлмәттә җайлы гына яшәп торганда, 1967 елның февраль аенда кинәт кенә авырып җизнәй үлеп китте. Гайшә апай кечкенә улы Рәфис белән ирсез дә, фатирсыз да калды. Аптыраган мәлдә игелекле кешеләр ярдәме тиде. ЦППД начальнигы, ялгышмасам, Ревмир Хәбибуллин дигән кеше, җизнәйнең авылдашы Искәндәр Зәбиров тырышлыгы, ярдәме белән барактан бер бүлмә бирделәр. Мондый зур шатлык, зур бәхет Гайшә апа өчен, бәлки, үз тормышында булмагандыр да.
Улы Рәфис сигезенче класстан соң Лениногорск нефть техникумында укыды. Әлмәт район нефтьүткәргечләр идарәсенә эшкә керде, механик булып эшли башлады. Шул ук вакытта Әлмәт нефть институтын тәмамлады. Язмыш тагын сынау әзерләп куйган: апаның бердәнбер улы Рәфис фаҗигале рәвештә һәлак булды. Мондый олы хәсрәт вакытында чын күңелеңнән Ходайдан сабырлык сорауларың ярдәм иткәндер, апа.
Бүгенге көндә апабыз Әлмәттә бер бүлмәле фатирында берүзе яшәп тора. Берүзе дип әйтү дөрес тә булмас, аның ишеге бер вакытта да ябык түгел, аңарда туганнар, дуслар, бергә эшләгән хезмәттәшләре бие еш булып тора. Ул һәрберсе белән ачык мөгамәләдә, эчкерсез, ярдәмчел булды, бүген дә шундый. Ул лаеклы ялга чыккач та, өйдә утырмады, аңарга кешеләр белән аралашып яшәргә кирәк иде. 1987 елда Әлмәт радиоприбор заводының “Электрон” яшүсмерләр клубына вахтада-гардеробта хезмәткәр булып эшкә керде, 1994 елның азагына кадәр эшләде. Шул чорда клубка йөргән яшүсмерләр, хәзер әти-әниләр, Гайшә апа белән очрашканда, исәнләшеп, хәлен сорашып китәләр иде, ди.
Нәҗип Галимов, Татарстанның атказанган нефтьчесе, Лениногорск шәһәре һәм районының мактаулы гражданины
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев