Гәрәй Рәхимнең шигыре 48 елдан соң җыр булып кайтты
Якташ шагыйрәбез, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, җырчы, композитор Людмила Аланлы гел иҗат эшендә, декрет ялында да моңа вакыт табып, иҗат эшенә чумып ала.
Әнә бит, өйдә торганда, бала үстерү ялында да илһам килгән: күптән түгел аның яңа җыры туды, “Дөнья сиңа килешә” дип атала ул.
Әлеге җырны мәрхүм Гәрәй Рәхимнең 80 яшьлек юбилеена дип Людмила өлгерткән. Җырның тексты – Гәрәй абыйныкы. Ул аны күптән – 1973 елда иҗат иткән булган. Людмила әлеге шигырьне күңеле аша үткәреп, көй язган һәм киң аудиториягә чыгарды.
- Әдәби марафон проекты турында ишеткәнегез бардыр. Анда шагыйрь-язучыларның әсәрләренннән өзекләрне укып, социаль челтәрдәге биткә куеп барырга кирәк. Гәрәй Рәхимнең әлеге шигырен бик ошаттым. Гомумән, Гәрәй абыйның барлык шигырьләре дә матур, күңелгә үтеп керә торган. “Дөнья сиңа бик тә килешә” шигыре минем күңел халәтемә туры килде дип әйтимме соң? Көй язгач, Артур Җамалетдинов дигән егеткә аранжировка ясаргатапшырдым. Һәм 21 мартта – җыр әзер булды, - дип сөйли Людмила Аланлы.
Әлбәттә, Гәрәй абыйга интернет аркылы булса да, җырны ишеттерә ул. Шагыйрь чын күңелдән шатланган, “ул куана белә иде”, ди Людмила.
- Якташым Гәрәй абыйның 80 яшьлек юбилеена бүләк ясыйсым килде. Мин ул җырны аның каршында җырлармын дигән идем, кызганыч, Гәрәй Рәхим арабыздан китеп барды. Ярый әле, җырны ишетеп өлгерде. Без аның белән даими аралашып тордык, киңәшләр сорый идем. Авыл хәлләрен сөйләшеп ала идек, - ди шагыйрә.
Людмиланың иң яраткан шагыйре дә – ул. Күптән түгел шагыйрәбезне “Яңа гасыр” каналына, “Манзара” тапшыруына чакырдылар. Ул анда әлеге җырның барлыкка килү тарихын сөйләде, әлбәттә, җырны башкарды. Чыннан да, җыр матур яңгырашлы, сүзләре дә, көе дә бер-берсен тулыландыра.
Людмилага яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп калабыз.
Сезнең игътибарга Гәрәй Рәхимнең шигырен, хәзер инде җыр булып танылган текстны тәкъдим итәбез.
Читтән генә сиңа карап торам,
Дөнья сиңа шундый килешә:
Күлмәгеңә болын рәсме төшкән,
Ә күлмәгең рәсме – инештә.
Күзләреңә кичке эңгер йоккан,
Мин, зәңгәр күз, дип җыр язам.
Чәчләреңдә җылы җилләр йоклый –
Алар күчкән сиңа бу яздан.
Сандугачлар сиңа көй биргәннәр,
Җикән-камыш сиңа буй биргән,
Ялгыз казмы, моңлы талмы, әллә
Алсу таңмы – моңлы уй биргән.
Ялгыз гына басып торасың син,
Язгы рәсмең уйный инештә.
Читтән генә сиңа карап тордым –
Дөнья сиңа бик тә килешә.
Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев