Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Яңа Иштирәк авылы өчен әһәмиятле күпер ремонтланды

Яңа Иштирәк авылы халкының бу көннәрдә шатлыгы зурдан: авыл өчен, шунда яшәүчеләр өчен мөһим булган күпер ремонтланды.

Гомумән алганда, авыл җирлегендә нинди дә булса төзекләндерү, ясау эшләре башкару – зур сөенеч инде ул. Авыллар өчен төрле программалар эшләп тора. Авыл җирлекләре шуларда катнашып, булдыра алганча, эшләр башкарырга тырыша. Авыл җирлекләрендә программага да кермәгән, финанс чаралары да бүленмәгән, әмма аны төзекләндерергә йә ясатырга кирәк булган эшләр дә бар. Мондый очракта нишләргә? Ярый әле бу вакытта мәрхәмәтле затлар ярдәм кулы суза. 

Яңа Иштирәк авылында әби патша заманында төзелгән күпер бар. Алар моны искелек дип түгел, ә горурланып сөйлиләр. Әйдәгез, бераз тарихка күз салыйк. 1907 нче елда Яңа Иштирәк авылы өчен әһәмиятле вакыйга була – Шушма елгасы аша күпер салына. Бу күпер Иске Шөгер авылындагы Битум заводыннан Келәүле тимер юл станциясенә гудрон ташу өчен кирәк булган. Күпер төзелгәч, кайбер гаиләләр елганың уң ягына – тау битенә йортлар төзи башлыйлар. Шулай итеп авылның Аръягы барлыкка килгән. Бу күперне төзегәндә күпер турысындагы елга ярларын ныгыту өчен, таудан таш чыгарып, аны шомартып, бик яхшылап ныгытканнар. Язгы ташулар вакытында бозлар зыян итмәслек итеп, бозваткычлар төзелгән була. Бу күпернең ныгытмалары бүгенге көнгә кадәр сакланган. Авыл халкы, истәлекле урыннар турында сүз чыкканда, "Екатерина ll вакытында төзелгән күперебез бар" дип сөйләп тә йөргәннәр. 

Яңа Иштирәк авылының аргы ягы белән үзәк (центр) урамны тоташтыручы күпер, никадәр генә яхшы итеп ясалса да, еллар үтү белән тузган, искергән. “Авария хәлендә иде күпер. Чүп түгә торган машиналар да йөрмәде. Тик күперне шулай авария хәлендә калдырып булмый, ни дә булса эшләргә кирәк иде”, - дип сөйшли Яңа Иштирәк авыл башлыгы Гөлия Мәүлетова. 

Билгеле булганча, әлеге авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Август-Лениногорск” эшчәнлек алып бара. Менә шушы аграр предприятие бу эшне башкаруда ярдәмгә килгән дә инде. 

“Күперне сүтеп, кире җыйдылар. Белсәгез, шулхәтле яхшы, төгәллек, җаваплылык белән эшләп куйдылар. Эшчеләр нык тырышлык белән, бу катлаулы эшне башкардылар. Шушы күпер янына килгән саен шатлыктан күземә яшьләр килә”, - ди авыл башлыгы. 

Яңа Иштирәк халкы һәм авыл башлыгы Гөлия Мәүлетова “Август-Лениногорск” җәмгыяте генераль директоры Илнур Гиниятуллинга, җәмгыятьнең төзелеш бригадасы начальнигы Илгиз Зиянгировка һәм төзелеш бригадасында эшләүче ир-егетләргә олы рәхмәт сүзләре белдерә. Сезнең игелекле эшләрегез шатлык-куаныч китерде, күпер озак еллар авыл өчен файда китерсен.

Яңа Иштирәктәге басманы ясау өчен дә игелекле ярдәм күрсәтүчеләр табылган. 

Әлеге басма авыл өчен шулай ук кирәкле. Ямьле яз аенда, кояш җылыта һәм Шушма елгасын тутырып, бозлар, берсен берсе этешә-төртешә, ага башлый. Күпер өстенә ташу чыга. Шул вакытта йөрер өчен күпер янәшәсенә асылмалы басма куелган. Элек инде аръяктан чыгып йөрер өчен көймә әзерләп куйганнар, ә хәзер – басма аша. Шушы асылмалы басманы 1977-1979 елларда авыл советы рәисе булып эшләгән Рәшит Габдерәүф улы Шәйдуллин эшләтә.

 “Аръяк халкы бүгенге көндә дә Рәшит абыйга рәхмәтләр укып, ташу вакытында әлеге басмадан йөриләр. Рәшит абыйның урыны оҗмахта булсын. Безнең аргы якка чыга торган басманы янартып, буяп, иске такталарны тимергә алыштырып, игелекле эш күрсәтүчеләр: Фәрит Мортазин һәм аның тормыш иптәше Раушан Рәшит кызына зур рәхмәтләр җиткерәбез”, - ди Гөлия Мәүлетова.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев