Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Карагай авылы халкы маскировка челтәре үрү эшенә тиз өйрәнгәннәр (+ фотолар)

Бердәм, дус яшәүче Карагай авылы халкы хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә үз ярдәмнәрен кертмичә кала алмаганнар.

6Х3 метр зурлыктагы маскировка челтәре үргәннәр. Маскировка челтәре хәзер яңалык түгел инде димәгез. Алар беренче тапкыр шушы эшкә алынып, башкарып чыкканнар.

Игелекле эшнең башлануы, аның барышы турында Карагай мәдәният йортыннан Екатерина Әхмәтова сөйли:

-    Интернет челтәрләрендә, басма матбугатта хәрби операция зонасына төрлечә ярдәм итүләре турында күреп, укып торабыз. Безнең районда клублар да бу эшкә кушылды, кемдер челтәр үрә, кемдер токмач кисә дигәндәй. Ноябрь ахырында минем башыма шундый фикер килде: их, минәйтәм, без дә челтәр үреп куйсак, яхшы булыр иде. Башта авылыбыз апалары, хатын-кызлары белән сөйләшеп карарга булдым. Ватсап группасы бар безнең. Шунда фикеремне язгач, хатын-кызлар куәтләп алдылар. Авыл башлыгы Гөлшат Әнәсовна сетка алып кайтып бирәм, диде, - дип сөйли Екатерина ханым.

Тик уйлаган уйлар килеп чыкмый. Чөнки декабрь башында Екатерина чирләп китә. Аннары инде яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек башлана. Бәйрәмнәр дә уза, ә булышырга, челтәр үрергә кирәк дигән уй һаман тынгылык бирми Катяга. “Янәдән группага кызларга яздым, Гөлшат Әнәсовна яшел материалны, спандбод дип йөртәләр, башка материалларны китерде. Аннары кызларымны кичке якка клубка чакырдым. Тормыш иптәшем Фоат Әхмәтов каркасны әзерләде, ә клубта җыйдылар”, - ди.

Ике-өч көн, кич утырып, ленталар кискәннәр. Шунысы да бар: Карагай апалары гына түгел, яшь буын да бу эштә катнашкан. “Югарырак сыйныфта укучы 4 кыз һәм бер малай килде. Молодцы, булыштылар”, - ди.

 Авыл башлыгы Гөлшат Әхмәтовага әйткәч, ул килеп, эш җаена төшендерә. Хатын-кызлар да тиз отып алалар һәм өч кичтә маскировка челтәрен үреп тә куялар.

Розалия Мостафина

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетының киләсе санында, 16 февральдә укый алачаксыз.

Фотолар: Е. Әхмәтова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев