Керкәле авылында гомер итүче Хәния әби Бәдртдинованың тормыш юлы турында китап язарлык
90 яшен тутырган әби тормышның авыр булуын, каршылыклар белән күп тапкырлар очрашырга туры килүен берәүдән дә яшерми
Керкәле авылында гомер итүче Хәния Шәймөхәммәт кызы Бәдртдинованың тормыш юлы турында тоташ бер китап язарлык.
Ул биш балалы гаиләдә өченче бала булып үскән. “Безнең яшьлеккә туры килгән авыр заманда да итәк тутырып бала табалар иде. Ашарларына ризык, киярләренә кием җиткереп булырмы дип кайгырмаганнар, “җан биргәнгә юнь бирер”, дигәннәр”, - ди ул.
Дүрт бала табып, бишенчесе туарга торганда, бәләкәй Хәнияләрнең гаиләсен кайгы җиле шакый. 34 яшьлек әтиләрен Бөек Ватан сугышына алганнар. Йорт хуҗасы сугышка китү белән, сыерыгызда чир табылды дип, туендыручы малкайны алып чыгып киткәннәр. Озак та үтми әниләре “Ирегез сугышта билгесез югалды”, дигән хәбәр алган... “Авырлы әниемнең тышка чыгып, баскычка утырып елавын еш күрдем, хәзер дә шул вакытлар йөрәгемне телгәли, -дип исенә төшерде Хәния апа. – Янына утыра идем дә, озак итеп әниемнең битеннән аккан яшьләренә карап, нәни кулларым белән һәр агып чыккан тамчысын сөртеп бара идем”,- ди. Бу сүзләрдән ирексездән үземнең дә күзләремә яшьләр тулды.
Соңрак әтиләре Шәймөхәммәтнең һәлак булуы һәм Көнчыгыш Пруссиядә туганнар каберлегендә җирләнүе турында яңа хәбәр килеп ирешә.
Биш ятим калган балалы гаиләгә хөкүмәт 7 сум ярдәм акчасы түли торган булган. Ул акча да кире заем түләүгә киткән. Сабыйларын туйганчы ашатырга ризык булмаганлыктандыр, төпчек кызын 4 яшенә кадәр имезә тол калган Хәбибә.
“Авыл Советыннан заемга кул куярга дигән кешеләрне тәрзәдән күргәч, әнием мич башына менеп качты. Тегеләр керде. Шулчак бәби сеңелем качышлы гына уйный дип, әниебез янына йөгерде: “Әннә, мәми бир”, дип мич чаршавын тарта башлады һәм килүчеләр әниене тапты, бу хәл бүгенгедәй истә”, - дип сөйләде Хәния апа.
«7 классны тәмамлагач, колхоз эшенә чыктым, әниемә ярдәмче, терәк буласым килде. Ул заманнарда мин генә түгел, күпчелек балалар мәктәпне тәмамлау белән эшкә урнаша иделәр. Без – 18 кыз, сарык көтүен көтәргә эшкә урнаштык. Колхозда тугыз сарык көтүе иде. Ике кызга билгеләнгән бер көтүдә -100 сарык, Кыш буе без аларны карап, ашатып, бәрәнләтеп үстерә идек. Бәрәннәре бераз хәлләнгәч, каядыр төяп алып китә иделәр. Эш хакына акчалата түгел, бераз икмәк бирделәр”, - дип сөйләде Хәния апа.
Булачак ире Җәүдәт абый белән 1958 елда тормыш коралар. Гаилә матур гына яши, үз көчләре белән Тукмак авылыннан яңа бура алып йорт тергезеп чыга. Бер-бер артлы тупырдап торган өч сабый дөньяга килә: Фәния, Әлфия, Җәдит. Җәүдәт абзый таш карьерында пычкы үткенләүче булып эшли. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эштә булуына карамастан, балалар тәрбияләүне гел күзәтеп бара.
Агымсудай тормыш текә ярларга бәрелә-сугыла агуын дәвам итә. Матур гына яшәп ятканда, язмыш Хәния апага бер сынау әзерләп куя. Җәүдәт абый аяклары авырта башлый. Чыдап булмагач, хастаханәгә баралар. Сигез ай буе табиблар күзәтүендә, аннан соң Хәния апа карамагына кала. Тик күпме көрәшсә дә, аның гомерен саклап калып булмый. 1935 елгы тормыш иптәше 46 яшендә вафат була.
Бүгенге көндә Хәния апа Бәдртдинова Керкәле авылында улы Җәдит, килене Зөлфия тәрбиясендә яши. Чиста күңелле , Ходайга ышанып яшәүче үрнәк кеше ул Хәния апа. Ходай сәламәтлекне биргән аңа, бүген дә җир җимертеп йөри.Күзлексез “Мөселман календарен” яратып укый. Һаман балалары, җиде оныгы, биш оныкчыгы өчен борчылып та, сөенеп тә яши.
Балалары гына түгел оныклары да күп догалар белүләренә горурлана, шатлана.
Суфия Надыршина, Шөгер мәктәбе укытучысы
Язма кыскартылды, аны тулысынча «Заман сулышы» газетында 13 сентябрь санында укый аласыз.
Фотолар: гаилә альбомыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев