Кирлегәч авылында су белән тәэмин итү эше җайга салыначак
Кирлегәч авылында су белән тәэмин итү эше җайга салынырга тиеш, 2025 елда “Чиста су” программасы буенча эшләр көтелә.
2020 елда авыл су белән тәэмин итү системасын алыштыру өчен федераль грант откан иде, эшләр башкарылды, тик проблема тулысынча хәл ителмәде. Менә 2025 елда “Чиста су” программасы буенча башланырга тиеш. Узган елда авыл җирлеге “Татнефть” грантын отты, аның нәтиҗәсендә балалар мәйданчыгы урнаштырылачак.
2014 елда яңа ФАП төзелгән иде. “Узган – 2024 елда медицина хезмәткәрләре 650 кешене кабул иткән, үзләре дә чакыру буенча барганнар. Үз эшенең остасы, ерак авылдан килеп эшләүче Ольга Николаевна Григорьевага, Гөлфиягә һәм авылда торып, читтә эшләүче Гүзәлия белән Гөлнарага рәхмәт”, - диде җыенда чыгыш ясаучы авыл башлыгы Сәрия Салахова.
Кирлегәч авыл җирлегенә Алтай авылы да керә, анда 12 йорт исәпләнә, 2 кеше яши.
Авыл җирлеге территориясендә лампочкалар һәм яктырту фонарьларын алыштырыла, бүгенге көндә 66 багана уты яна икән. Алар барысы да эконом электр яктырткычлары белән көйләнгән, диде авыл башлыгы. Ул шулай ук программага кереп тә, тормышка ашырылмаган, авыл аша узучы 1,2 километр озынлыктагы трассага куелмаган яктырткычлар проблемасын әйтте.
Хәл итәсе мәсьәләләрдән: газ торбалары өстендәге зур агачларны кисү, газ торбаларын буяу һәм чүп җыю машинасы үтә алмаган урында газ торбасын күтәрттерү.
Кирлегәч авылы халкы үзара салым җыюда актив катнаша, әйтик, 2024 елда кеше башыннан 500 сум җыйганнар һәм моңа өстәп республикадан да кушыла бит әле. Шулай итеп, үзара салым акчасын зиратны агачлардан арындыру, зиратка контейнер алу һәм урамнарны кардан чистартуга дип билгеләнгән.
Кирлегәч авыл җирлегендә 2025 елның 1 гыйнварына 73 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 32се –сыер, 101 баш сарык һәм кәҗә, 906 баш –кош-корт һәм 80 баш умарта бар.
“Иң күп сөт җитештерүче гаиләләр: Рафис Мокыймов, Рәфкать Фәрхетдинов, Илсур Зиангиров, Әлфинур Фазылова, Рәмдис Миннебаев”, - диде Сәрия Салахова.
2009 елдан башлап шәхси хуҗалыкларга күрсәтелүче ярдәмне кирлегәчлеләр алып килә, савым сыерларына , кәҗәләргә һәм ветеринар хезмәтләргә субсидия түләнгән. Ветеринар хезмәте тиешле дәрәҗәдә башкарыла, диде Сәрия Рәфгатовна. Моның өчен ветеринария берләшмәсенә һәм участок ветеринары Валентина Звонаревага рәхмәт җиткерде.
Үз чыгышында авыл җирлегендәге һәр социаль объектның эшенә тукталды, аларның тырышлыкларын, уңышларын күрсәтте.
- Кирлегәч авыл җирлегендә 413 кеше яши, шуның 251е – эшкә яраклы, балалар бакчасы һәм мәктәп яшендәгеләр – 39, пенсионерлар – 123. Авылдан читкә китеп эшләүче халык шактый – 200. Мәктәптә 15 бала укый, Кирлегәч балалар бакчасында 8 бала тәрбияләнә. Авылда 243 хуҗалык бар, 167се генә ел әйләнәсе тормыш алып бара.
Розалия Мостафина.
Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында укый аласыз.
фотолар: авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев