Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Кирлегәчтән Әлфия Галимова: чит якларда йөрүче солдатларга өй җылысы белән бүлешәбез

Кирлегәчтә яшәүче, авылның актив кешесе Әлфия Магизянова-Галимова гуманитар ярдәм әзерләүләре турында яза.

"Кирлегәч авылы халкы, мәдәният йортына җыелып, хәрби операция зонасында - сугыш кырындагы хәрбиләргә, солдатларга күчтәнәчләр әзерлиләр.

Беркем дә битараф түгел. Мәдәният йорты хезмәткәрләре:Тәлгать Шиһапов  белән Гөлфия, Минзилә Вәлирахманова гуманитар ярдәм китергән һәр кешегә ачык йөз күрсәтеп, алып килгән әйберләрне тәртипкә салып торалар.

Ә носки-оекбаш бәйләргә килгән кешеләрне җепләр белән тәэмин итеп торалар. Тамчыдан күл җыела. Бердәмлектә көч - бу мәкальләр бүгенге көндә шулай бергәләшеп, гуманитар ярдәм әзерләүчеләргә бик туры килә!".

Әлфия апа шигырь дә язып куйган:

Чит җирләрдә йөргән балаларга
Өй җылысы белән бүлешеп,
Гуманитар ярдәм әзерлибез
Авыл халкы белән килешеп...

Чын күңелдән Раббымнан сорыйбыз
Кайтсын инде илгә тынычлык!!!
Чит җирләрдә йөргән балаларны
Сагындык бит инде...сагындык...



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев