Куакбаш авылы җыенында юлларны төзекләндерү турында сөйләштеләр
Куакбаш авыл җирлегендә узган җыен алдыннан оештырылган күргәзмәгә бер карап алу белән әлеге авыл халкының уңганлыгын, үз продукциясен җитештерүен һәм аны башкаларга да тәкъдим итүен күрергә була иде.
Куакбаш авыл җирлегенә өч авыл керә: Куакбаш, Чүте һәм Сходнево-Чертанлы. Әлбәттә, авыл җирлегендә хәл итәсе мәсьәләләр туып тора. Мөмкинлектән чыгып, ул сорауларны хәл итәргә тырышалар. Бигрәк тә авыл башлыгының тырышлыгы белән дә күп эшләр башкарыла. Үзара салым да ярдәмгә килә. Әйтик, быел җыелачак салымга өч авылда да кар чистартуга һәм юлларны төзекләндерүгә тотачаклар. Үзара салымны 1 апрельгә кадәр җыеп бетерү – халык алдына куелган бурыч, дип билгеләп үтте җыенда 2024 елга нәтиҗә һәм 2025 елга максатлар турында сөйләгәндә авыл башлыгы Рушания Әхмәтҗанова.
Узган ел авыл советына халыктан 587 мөрәҗәгать кергән. Димәк, халык авыл җирлегенә ышаныч белдерә, мөрәҗәгатьләрдә хуплау табуга өметләнә. Ни генә дисәң дә, җирлектәге проблемаларны бергәләп, уртак тел табып хәл итәргә шул.
Куакбаш авылында кадрлар кытлыгы сизелә. Сходнево-Чертанлыда һәм Чүтедә медицина хезмәткәре юк, алар моңарчы Куакбаш авылы фельдшерына мөрәҗәгать иткән булганнар, инде узган елның ноябреннән ул пенсиягә киткән. “Бездә өлкән яшьтәге халык, алар шәһәргә барып йөри алмый. Айга ике мәртәбә булса да табиблар авылга килсен иде”, - ди Рушания Рафиковна.
Шулай ук Куакбаш авылы мәктәбе ремонт көтә. Кышын салкын була мәктәптә, диделәр. Мәктәп ашханәсенә республика программасы буенча ремонт ясалган иде, ә менә бина төзекләндерелмәгән шул.
Урамнардагы колонкалар да еллар узгач, сафтан чыга, алар да төзекләндерүне көтә. Куакбаш авылында К.Маркс урамына ремонт ясатуда ярдәм дә сорады авыл башлыгы.
Үз чыгышында авыл башлыгы шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтелүче чаралар турында да сөйләп узды. Шулай ук авыл территориясендә бик еш күренүче төлкеләр хакында әйтте. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илнур Шәмарданов төлкеләр мәсьәләсе буенча лениногорск ветеринар берләшмәсенә хат язарга кушты, хәл итерләр, диде.
Халык белән очрашуда Рушания Рафиковна җирләү эшендә үзгәртелгән кагыйдәләрне җиткерде. Җыенда янгын куркынычсызылгы турында да сүз булды: Түбән Чыршылы авылы янгын сак посты җитәкчесе Илдус Кәримов чыгыш ясады.
Розалия Мостафина
Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 24 гыйнвар санында
- Шәхси хуҗалыклар
- Куакбаш авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкта мал тотып, шулай ук кош-корт асрап, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Авыл җирлегендә 127 баш – савым сыеры, сарык һәм кәҗәләр – 218, атлар- 52, кош-корт – 435 баш исәпләнә.
Куакбаш авылы җирлегендә 820 кеше яши. Шулардан эшкә яраклы – 418, укучылар – 70, мәктәпкәчә балалар – 26, пенсионерлар – 281. Бер егет армия сафларында. Күпбалалы 8 гаилә теркәлгән булса да, шулардан икесе генә авылда. 2024 елда ике бала туган.
фото: авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев