Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш мәктәбендә, мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан авылдашлары белән очрашу узды

Куакбаш мәктәбен тәмамлап чыккан, хәзерге вакытта МХО зонасында хезмәт итүче ир-егетләр кыска вакытлы ялга кайттылар һәм очрашуга мәктәпкә килделәр.

Мәктәптә алар Россия һәм Татарстан флагларын тантаналы рәвештә залга алып кергән. Укучылар белән очрашуда аларның сорауларына җавап биргәннәр. 

Мәктәп укучылары концерт тәкъдим иткән. Беренче класслар истәлекле бүләкләр әзерләгән.

Мәктәп музеенда булганнар, яңартылган химия, биология кабинетларын караганнар. Соңыннан укучылар белән бергә фотога төшкәннәр һәм мәктәп ашханәсендә төшке ашны бергәләп ашаганнар.

Куакбаш авылы мәдәният йортында да якташлары белән очрашу үтте.  Очрашуны оештыручылар: Сиринә Мөхәммәтшина Һәм Гүзәлия Мифтахова мобилизация игълан ителү, Казанда хәрби өйрәнүләрдә булу белән башлап җибәргәннәр.

Хәрбиләр гуманитар ярдәм, исемле посылкаларны алуларын сөйләделәр. Ярдәм итүләре өчен авылдашларына рәхмәт белдерделәр. Солдатлар өчен хатларның мөһим булуын, җылы хисләр белән төрелеп язылган булуын әйттеләр.

Солдатларның ничек итеп хатларны укулары турында видео төшергән булганнар, шуны тәкъдим иттеләр.

Куакбаш авылы мәдәният йорты белән китапханә мобилизацияләнгән авылдаш ир-егетләренә видеоролик әзерләгән булганнар, аны  очрашуда егетләрнең үзләренә күрсәткәннәр.

 

 

 фотолар: https://vk.com/public211786017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев