Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбашта бөек галим Габдерәхим Утыз Имәнинең шәҗәрәләре буенча китап тәкъдим иттеләр

Куакбаш авылында 1821-1823 елларда беренче мәдрәсә төзеткән, үзе шунда укыткан, бүгенге көндә дә шушы авылда дистәләгән нәсел дәвамчысы яшәгән бөек галим Габдерәхим Утыз Имәнинең шәҗәрәләре китап булып, мәңге югалмаслык хәзинә булып “кайтты”.

Төбәк тарихчысы Әлфия Ямаеваның  “Габдеррәхим Утыз Имәни нәселе шәҗәрәләре” дип исемләнгән китабы халыкка тәкъдим ителде.

Куакбаш авылы мәдәният йортында китап тәкъдим итү кичәсенә төбәк тарихчылары, дин әһелләре, язучылар, татар зыялылары, Утыз Имәнинең нәсел дәвамчылары, авыл халкы килгән иде. Чараны шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов дога белән башлап җибәрде. Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмованың килүе чарага ямь өстәде. Россия Журналистлар союзы әгъзасы Дамир Таҗи, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Минзифа Әхмәтшина чарада катнаштылар. Тимәштән Утыз Имәни комплексын төзүне оештыручы Айрат Габидуллин, “Чишмә” берләшмәсеннән Рәсим Хәбибулла килде.

Әлмәттә яшәүче Әлфия апа Ямаеваның хезмәте – тарихи әһәмияткә ия, туган ягыбыз өчен зур мирас булып тора. “Шәҗәрәсен белгән кеше үзе артында гасырлар буе сузылган рухны тоя. Үз тамырын таныган-белгән кешегә шунда сыенып, кушылып китү авыр түгел. Ыру көчле булсын өчен нәсел агачының тамырларын белү кирәк”, - ди ул. 

Озак еллар буе архивларда казынып, документларны, метрикаларны өйрәнеп, районыбызның  Югары Чыршылы, Куакбаш, Зәй- Каратай, Түбән Чыршылы, Сарабиккол, Тимәш авылы кешеләре белән аралашып, Әлфия ханым Утыз Имәнинең өч мең нәсел дәвамчысын тапкан, аларның 1280ен китабына керткән. Шулай ук аңа Җәмит Рәхимовның “Шөгер төбәге –хәзинәләр чишмәсе” китабы, Куакбаш авылында туып, гомерен балалар укытуга багышлаган Мәмдүдә Вәлиуллинаның (Фәрхәт Шәйхетдинов белән) Куакбаш турындагы китабы ярдәм иткән, моннан тыш, Куакбаш туганнарын барлаганда Әлфия Ямаеваның ире – Ильяс абыйның  классташы Гамир Хәсәнов бик нык булышкан.

“Ике гасыр элек Габдеррәхим хәзрәт төбәгебездә якты йолдыз булып янган. Дингә һәм милләт тормышына керткән өлеше бихисап. Утыз Имәнинең тормыш юлында Лениногорск төбәге таяну ноктасы булып тора: аның күп балалары шушы як имамнарының кызларына өйләнеп, кияүгә чыгып, нәселне дәвам иткәннәр.      Габдерәхим хәзрәтнең йөзләгән-меңләгән шәкертләре булган. Киң офыклы шәхеснең күптөрле гыйлемен русларның Ломоносовы белән тиңлиләр. Аның өч хатыныннан 20 баласы туа: 10 улы һәм 10 кызы. Мин аларның барысының да исемнәрен эзләп таптым һәм булдыра алганча, кая яшәгәннәрен ачыкларга тырыштым. Кайбер балалары турысында Әнвәр абый Шәрипов китабында язылган”, - дип сөйли Әлфия Ямаева.

Әлфия ханым әйтүенчә, яңа китабында нәсел тармакларын әби-бабаларының яшәгән авыллары белән бәйләп карап, 4 шәҗәрәгә бүлгән: Тимәш, Куакбаш, Зәй-Каратай һәм Югары Чыршылы буенча. Табылучы туганнары әле һаман артып тора.
“Югары Чыршылының Утыз Имәни белән бәйле туганнарын мин 5 ел элек “Ай нурында нәсел сукмагы” китабымда язып чыккан идем инде. Бу китапка да керттем.  Безнең Югары һәм Түбән Чыршылылар турында 7-8 китап чыкты. Анда Утыз Имәни туганнары да бар. Утыз Имәнинең Зәй-Каратайда яшәүче дәвамчылары Туйкиннар нәселе белән бәйле”, - дип сөйли Әлфия ханым.

Зәй-Каратай буенча шәҗәрәдә 13 буында 440 кеше җыя алган ул. Ә менә Сарабиккол авылы кешеләрен Рәшит Якупов китабыннан тапкан.

Чара барышында тарихи яктан зур әһәмияткә ия китапның презентациясен Казанда да уздырырга кирәк, дигән тәкъдим булды.

 Куакбашта яшәүче  Мәмдүдә апа  әле дә авыл турында яңа ревизия материалларын, документ һәм фактлар җыеп, папкага туплый бара. Шактый күп яңалыклары бар. Ләкин шуларны эшкәртеп, дәвам итәрлек ярдәмчеләр таба алмавына борчылып яши.

Кунаклар чыгышы татарча җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды.

Мәдәният йортында башланган очрашу мәчеттә бергәләп намаз уку, милли һәм дини көрәшчеләр рухына дога кылу һәм мул сыйлы табын белән тәмамланды.

 

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында, 24 мартта басылды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев