Лениногорскиның бер мәктәбе ашханәсендә шикле ит тапканнар
Бу турыда республика буенча Россельхознадзор идарәсе сайтында хәбәр ителә. 3 нче мәктәптә планлы тикшерү вакытында ветеринар -санитар таләпләр үтәлмәве ачыклана:тиешле ветеринар документлары булмаган ит продукциясе (43 кг сыер ите, 46 кг тавык ите) алына. Мәктәпне кайнар аш белән «АльТрейд» җәмгыяте тәэмин итә, ә әлеге җитешсезлекләр төрле чир китереп чыгарырга мөмкин,...
Бу турыда республика буенча Россельхознадзор идарәсе сайтында хәбәр ителә.
3 нче мәктәптә планлы тикшерү вакытында ветеринар -санитар таләпләр үтәлмәве ачыклана:тиешле ветеринар документлары булмаган ит продукциясе (43 кг сыер ите, 46 кг тавык ите) алына. Мәктәпне кайнар аш белән «АльТрейд» җәмгыяте тәэмин итә, ә әлеге җитешсезлекләр төрле чир китереп чыгарырга мөмкин, диелә сайтта.
Әлеге факт буенча административ беркетмә төзелгән.
Чыганак:http://shn.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/544540.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев